Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Лесхозда үткән Театрлар сабан туе: Илдус Габдрахманов биюне балчык чүлмәккә алмаштырды, Алсу Гайнуллина Наилә Нәҗипованы җиңә алмады [+видео]

Татарстан театрлары сабан туеның традицион бәйгеләрендә катнашып, гомуми нәтиҗәләр буенча иң күп балл җыеп, беренче урынга Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры чыкса, икенче урында - Т.Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры иде. Өченче урында - Әлмәт, Минзәлә һәм Чаллы театрлары.



Театр сабантуен оештыру эшендә К.Тинчурин театры башлап йөрде, ә бәйгеләрне оештыру төрле театрларга тигезләп бүленгән иде.

Мәсәлән, капчык сугышы бәйгесен С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры оештырган. Капчык сугышы буенда хөкемдар ролендә театр директоры Роберт Шәймарданов үзе булды һәм иң бәхәсле мизгелләрдә бәхәсләшмәслек итеп соңгы сүзне ул әйтте. Нәтиҗәдә, призлы урыннарны Түбән Кама һәм Минзәлә театры артистлары алды.





Капчык киеп ярышуда Әлмәт театры актрисасы, быелгы "Тантана" театр премиясе лауреаты Наилә Нәҗиповага тиңнәр табылмады. Г.Камал театры артисты Алсу Гайнуллина да ярышка чыгып караган иде, әмма узарсың Наиләне!

Эстафетада беренче урында Әлмәт театры командасы иде, Кариевлар - икенче, Тинчуриннар - өченче.

Аркан тарту тамашачыларны җәлеп иткән күңелле тамашаларның берсе булды. Һәрхәлдә, артистларның аркан тартышканын карау өчен якынрак үтеп керүләре җиңел булмады. Биредә Минзәлә театры командасы - хатын-кызларныкы булсынмы, ир-атларныкымы - беренчелекне бирмәде. "Тамак" кафесы логотибы ябыштырылган Буа театры командасы да призлы урыннар алды.





Йомырка куелган агач кашык кабып йөгерүдә Кариев театры артистлары җиңде - Динар Низамиев - 1нче урында, Алия Кәлимуллина - 3нче. Икенче урында - Түбән Кама театры артисты һәм, яшь режиссеры да, Юрий Павлов.





Сүз уңаеннан, Юрий Павлов белән Гүзәл Шәмәрданова тандемы Бию марафонында ди җиңеп чыкты. Бию марафоны - Театр сабантуеның үзенчәлеге. Быел анда Г.Камал театры артисты Илдус Габдрахмановның катнашмавы башка театр артистларына шанс бирде.

Реклама





Ә Илдус Габдрахманов үзен чүлмәк ватуда сынап караган иде. Шәп ватты ул үзе балчык чүлмәкне - нәкъ өстенә бәрде. Әмма беренче урында, барыбер, Г.Кариев театрының тегү цехы мөдире Әлфия Никитина иде. Чүлмәк ватылганмы - ватылган, ул ватык чүлмәкне ничек итеп беренче, икенче һәм өченче урыннарга бүлү тәртибе күпләр өчен сер булып калды.

Көянтә-чиләк белән суны иң тиз илтеп җиткерүчеләр Түбән Кама театры артисты Алмаз Хөсәенов, "Әкият" курчак театры артисты Миләүшә Фәйзрахманова, Әлмәт театры артисты Гөлнара Вәлиева иде.





Сабан туеның төп уены, әлбәттә, милли көрәш. Монда унбер татар егете өч авырлык категориясе буенча көрәшеп, 70 кг. авырлык белән беренче урынны Раушан Мөхәммәтҗанов алды, 80 кг. авырлыкта батыр булып Г.Кариев театрының гармунчысы һәм артисты Илдар Әхмәдуллин калды. Ул шушы Саба ягы егете булгач, сабантуй мәйданы үзе көч биреп торгандыр егеткә. Ул К.Тинчурин театры артистлары Алмаз Фәтхуллин белән Илфак Хафизовны күтәреп салды. 80 кг.нан югары авырлыкта келәмгә Чаллы театры артисты Эдуард Латыйпов, Тинчурин театры артисты Харис Хөснетдинов һәм "Әкият" курчак театры артисты Юрий Чуктиев чыккан иде. Курчак театрының татар труппасы артисты үз авырлыгында батыр калу белән бергә абсолют батыр булып, Президент бүләге булган машинага да ия булды.





Шулай итеп, Курчак театры гомуми нәтиҗәләр буенча 5 кенә баллга ия булса да, Татар театры сабантуеның тарихына "Әкият" курчак театры абсолют батырның театры булып кереп калды.

Кыскасы, Театр сабан туеннан артистлар саллы гына призлар төяп кайтып киттеләр.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Лесхозда үткән Театрлар сабан туе: Илдус Габдрахманов биюне балчык чүлмәккә алмаштырды, Алсу Гайнуллина Наилә Нәҗипованы җиңә алмады  [+видео]

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев