Үлем үкенечле була диләр (ЯЗМЫШ)
959
0
Акча җитмәүчелектән бик нык изаланганнан соң, эштән китеп, яңа урынга урнаштым. Бәхетле кеше бер урында гына эшлидер ул. Яңа коллективка ияләнү, яңа җитәкчене аңлау ай-һай авыр икән. Баштарак элеккеге эш урынымны, анда калган дустым Рәйсәне сагынып, елап та алгаладым. Нишлисең, монда күбрәк түләячәкләр.
Урыс хатыны Наташа белән өстәлләребез кара-каршы тора. Ул марҗага бөтенләй охшамаган. Зур кара күзле, чем кара чәчле. Бик чибәр үзе. Бер ай бер бүлмәдә утырсак та эшкә кагылышлы җөмләләрдән тыш, без аның белән бернәрсә сөйләшмибез. Мин аның турында, ул минем турында бернәрсә белми. Утырып бергә чәй эчү турында әйткән дә юк. Ашханәгә дә аерым йөрибез. Бу коллективка килүемә мин инде үкенә дә башладым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев