Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Әле ярый Фәрит урлаган... [язмыш]

Армиядән кайткан Фәрит, бүген өйләнәм, дип дусларына сүз биргән икән. Исәбе - урамда очраган беренче кыз белән гаилә кору. Әмма урамда берәү дә очрамый. Аптырагач, ул авыл уртасындагы бер капка төбенә килеп туктый. Ә бу өйдә Мәдинәләр яши. Егет әкрен генә тәрәзә шакый. Кыз аны-моны уйламыйча, тәрәзәне ачып җибәрә. Фәрит...

"Мәктәпне тәмамлагач, авылыбызга хат ташучы кирәк булды. Күрше апасы керде дә, бу эшкә мине кыстады. Шәһәргә китәргә йөргән җиремнән, авылда калдым. Әни белән икәү генә яшибез. Ул вакытта әтием гүр иясе иде инде. Өч елдан соң, мине булачак ирем урлап китте", - дип сөйли Мәдинә апа.

Мәдинә апа белән Фәрит абый­ның бер-бер артлы биш балалары туа. Аларны үстерү белән гаилә мәшәкатьләре сизелми дә. Бар да үз көенчә генә барганда гаи­лә­лә­ренә кайгы килә алар­ның. Кечкенә кызлары Миләү­шәне яшен суга. Табиблар да ярдәм итә алмый, кыз мәңгелеккә күзләрен йома. Мә­динә апа сабыеның үлемен авыр кичерә. Тик хәсрәтләр бетми әле. Олы кызы Алсу өч баласы белән 27 яшендә тол кала. Бу балаларны үстерү дә Мәдинә апа белән Фәрит абый җилкәсенә төшә. Алсуны кызганып, ата белән ана Казанга күченеп килә. Авылдагы йортларын сатып, биредә зуррак фатир алалар.

Язмыш өченче кызлары Гү­зәлне дә сыный. Табиблар аңа тиз­рәк кияүгә чыгарга куша, бала тапсаң, рәтләнәсең, диләр. Гүзәл кияүгә дә чыга, тупырдап торган малай да таба, әмма авыруын гына җиңә алмый. Бу хәсрәтләрне Мәдинә апа авыр кичерә. Көн­нәрдән беркөнне үзе дә авыруга сабыша. Кинәт кенә күзләре начар күрә башлый аның. Нинди генә табибка күренмиләр - нә­ти­җәсе булмый. Мәдинә апа бөтен­ләй сукырая. Әнә шул чакта Фә­рит абыйның ярдәмен тоеп яши башлый.

"Фәритнең яратуы, кадерләп яшәтүенә сөенеп туя алмыйм. Әгәр мондый кеше икәнен бел­сәм, мин аңа кияүгә ябышып чыгар идем. Әле бит теге чакта үзем­чә карышып та тордым. Әгәр ирем ташлап киткән булса, нишләр идем? Моны күз алдына китерүе авыр. Үз өемдә йөрергә җайлаштым инде. Оныкларым килгәнне күңелем белән сизеп торам. Күзләрем күрмәсә дә, йө­рә­гем күрә минем. Газета аша иремә, балаларыма рәхмәтемне әйтәсем килә", - ди ул.

Баксаң, Мәдинә апаның әбисе дә яшьли сукырайган булган. Инде хәзер ул да бу авыру буыннан-буынга күчмәсә ярый дип курка. "Гел догада торам. Балаларга, онык­ларга сәламәтлек телим. Язмышлар кабатланмасын диюем", - дип тели Мәдинә апа.

    Гөлгенә ШИҺАПОВА
    Ватаным Татарстан

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

     

     

    Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

    Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

     

     

     


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев