Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ландыш Нигъмәтҗанова: “Тәмле әйберләр пешереп гомерем уза” (җырчыдан бәлеш рецепты)

Казанда узган бер концертта Ландыш Нигъмәтҗанова иң беренче булып чыгыш ясады да, тиз-тиз кайтырга җыена башлады. "Кая болай ашыгасың?" дип сорагач, "Без бит хәзер авылда яшибез, авылга кайтырга ашыгам", - дип шаккатырды җырчы. Шулай да бер-ике сүз сөйләшеп алырга өлгердек.


- Ландыш, кайсы авылда яшисез?


- Фәритнең туган ягы - Балтач районының бер авылында өй сатып алдык. Үз өебездә яшибез. Авылга еш кайтабыз, балалар да авылны бик ярата.


- Балтач Казаннан ерак, эшкә ничек йөрисез?


- Миңа көн саен сәгать сигезгә эшкә барырга кирәкми бит, концертлар графигым бар. Ә Фәрит көн дә Казанга барып эшли.


- Балаларыгыз бакчага йөрмиме?


- Җәй көне балаларны балалар бакчасына йөртмим. Җәй - рәхәт чак, тилмертәсем килми. Әнвәрнең быел соңгы елы, мәктәпкә барачак, Алла теләсә. Ләйлә балалар бакчасына йөри, Гомәрне дә сентябрьдән бакчага бирергә исәп.


- Ләйлә Инстаграм йолдызына әверелде. Шартлатып татарча сөйләшә!


- Шулай булырга тиеш тә! Аллага шөкер, балалар татарча сөйләшә. Рус телен дә яхшы беләләр. Кайвакыт бакчадан кайтканда, Ләйлә онытылып русча сөйләшә башлый. "Мин сине аңламыйм" дигәч, татарча сөйләшә.

Реклама


- Ландыш, авылда маллар асрыйсызмы?


- Маллар асрар өчен авылда торырга кирәк бит. Ә без вакытлыча гына. Минем чебиләрем җитәрлек (көлә). Аның каравы бакчада бөтен нәрсәне дә үстерәбез. Эш күп, ләкин барыбер авылда рәхәт! Мунчаны бик яратабыз. Башта чиратлашып балаларны кертәбез, Ләйлә башлык киеп яртышар сәгать ләүкәдә утыра ала. Еш кына кунакка туганнар кайта. Килгән һәр кешене кунак итәбез. Тәмле әйберләр пешереп гомерем уза (көлә).


Ландыш Нигъмәтҗановадан бәлеш рецепты тәкъдим итәбез:


Камыр: он - 550 гр., шикәр - 15 гр., тоз - 10 гр., каймак - 160 гр., маргарин - 70 гр., йомырка - 1, су - 60 гр.


"Гадәттә, бәлеш эчлеген сыер итеннән ясыйм. Бу юлы исә тавык итеннән пешердем. Бик тәмле булды. Ит белән бәрәңге күләме табаның үлчәменә карап салына. Тәменчә тоз һәм борыч өстим. Ярты кап (пачка) атланмай салсаң, бәлеш бик тәмле булачак! Өстен матур итеп чәчәкләр ясап бизим. Бәлеш 180 градуста 2 сәгать пешә".


http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев