Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сайлау көнендә яңа гаилә- Ләйсирә һәм Илназ Зиннәтуллиннар гаиләсе барлыкка килде.

17 март- Россия Президенты сайлауларының соңгы көне Байлар Сабасы кызы Ләйсирә һәм Лесхоз егете Илназ Зиннәтуллиннар өчен гомерлеккә истә калырлык булды. Бу көндә аларның никахы рәсмиләштерелде. Гаилә елында гаилә белән сайлау да бу көннәрдә бәйрәмгә әйләнде.

 Илназ Зиннәтуллин белән Ләйсирә Галявинаның никахын тантаналы теркәү ил өчен мөһим датага – Россия Федерациясе Президентын сайлауга туры килде. Яшь парлар теркәлү датасын алдан планлаштырган. Илназ эшмәкәр, Ләйсирә районара социаль фондында хезмәт куя. Яшьләр илебезнең киләчәге өчен битараф түгел. Аларны уртак мәхәббәт белән бергә ватанпарвәрлек хисе дә берләштерә.

Мендельсон маршы астында ике сөйгән йөрәк никахларны теркәү залына үттеләр.  Мөнәсәбәтләрне имзалар белән ныгытканнан соң, балдаклар алмаштылар.  Гаилә башлыгына беренче гаилә документын – никахны теркәү турында таныклыкны ЗАГС идәрәсе җитәкчесе Гөлнар Шәфыйкова тапшырды.

Җитәкчелек исеменнән Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов мөрәҗәгать итеп, яшьләргә көнкүрештә, аш-су бүлмәсендә кирәкле техника тапшырды.

Бәхетле киләчәкне бергәләп сайлыйбыз дигән шигарь астында яңа гаилә Россия Президентын сайлады. Алар шулай ук 2024 елгы Гаилә елына багышланган бәйгедә дә катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев