Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Көзгә кайбер азык-төлек бәясе артачак

Хәзер яшелчәләр һәм җиләк-җимеш очсызлана, чөнки алар күп кешенең бакчасында үсә. Әмма көз көне бәяләр арта башлаячак, дип сөйләгән «Прайм» агентлыгына Г. В.Плеханов исемендәге Россия экономика университетының финанслар һәм бәяләр кафедрасы доценты Мария Долгова.

Россия продуктларының күп өлеше чит ил белән бәйле — җиһазлар, төрү, ингредиентлар.
«Маргарин бәясе-пальма маеннан, сыра ясау шулай ук чит илдә сатып алына торган чимал белән бәйле. Сыр, казылык һәм кондитер әйберләрен җитештерү күбесенчә чит илдән кертелгән чималдан тора. Шуңа күрә бу һәм башка продуктларга бәяләр көзгә артырга мөмкин», — дип билгеләп үтте финансист.

Долгова төргәкләү материалларына — кәгазьгә, пластикка, буяуларга бәяләрнең артуы турында искә төшерде. Бу шулай ук ахыргы бәягә йогынты ясаячак. Чәй, кәһвә, төрле җиләк-җимешкә бәя шулай ук артырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев