Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Кызыгыз мәет юа беләме?” (Язмыш)

Язгы сулар кузгалгач, гел Нурлы апа искә төшә. Авыл уртасыннан юл күтәртеп, асфальт салынганда, тыкрык турына торба салырга оныталар. Ә басудан төшкән су йорт каршындагы канауга гына сыешмый, ел да Нурлы апаның өенә керә башлый. Ялгыз карчыкның ай-вайларын ишетүчеләр аз булгандыр, күрәсең. Нурлы апа зарын республика матбугатына гел хәбәр итеп торды.

Бу эшне аның туганы, газета-журналлар һәм артистлар белән дус мөнәсәбәтләрдә торучы Илгиз абый оста башкарды. Җыр-моңга да гашыйк иде ул, гармун уйнаулары хәзер дә гел искә төшә.

 
Быел да яз җитте, әмма берсен дә су керү вакыйгасы артык борчымады. Илгиз абый көтмәгәндә авырып вафат булды. Ә су басу вакыйгасы үзәк бәгыренә төшкән Нурлы апа быел кышны да, язны да авылда каршыламады. Авы­рып китү сәбәпле, шә­һәрдә туганы Факиһә апада яшәде.


Аның тулы исеме Нурлыхода. Нурлыхода абыстай. Әмма һәммәбез дә аны, үз итеп һәм яратып, Нурлы апа дибез. Ул Саба районы Кече Кибәче авылындагы иң гыйлемле кешеләрнең берседер, мөгаен. Әнисе Бибихәдичә остабикәдән Нурлы апага Коръән сүрәләренең аһәңе балачактан ук сеңгән. Ул аны күңеленнән укый. “Әнием дә остабикә иде бит”, – дип кабатларга ярата ул. Әнисе һәм әтисе ягыннан да нәселләре бик укымышлы була. Әнисе Бибихәдичә Камалетдин кызы Мамадыш районы Ишки авылында туган. Бертуганнары – Бибигайшә, Бибифәтиха, Бибимәгыйшә. Кечкенәсе Бибихәдичәне Сөн авылына хатыны үлгән кешегә кияүгә бирәләр.  Аның Шәмсенур исемле кызы туа. “Ире олы кеше булгач, әнинең торасы килмәгән. Ике яшьлек баласы белән кире кайткан. Аннан әтигә кияүгә чыккан. Бу вакытта әтигә 35 яшь була”, – дип сөйли Нурлы апа. Аның, әни бернинди кара эшне белмәгән, дип сөйләвендә дә хаклык бар. Гаилә дини ка­нуннарны нык саклап яшәгән. Кыз сорарга баргач, егетнең әтисе Хәердан бабай да: “Кызыгыз мәет юа беләме?” – дип сораган. Бу сүзләр дә юктан гына әйтелмәгән булган, күрәсең, ул елларда күп кеше ачлыктан шешенеп үлгән. Өстәвенә чәчәк, кызамык, тиф кебек авырулар да хәлне катлауландырган. Бибихәдичә апага килгән елында ук 30 мәетне юып, озатырга туры килгән.


Нурлыхода апаның әтисе Хәбибрахман Хәердан улы  35 яшькә кадәр берничә мәдрә­сәдә укыган. “Бабамның бабасы Мостафаны мулла итеп бу авылга Сабадан китерт­кән­нәр. Озак та үтми, Мостафа бабай хаҗга китә һәм анда үлеп кала. Муллалык эше аның улы Хәсәнгә йөк­ләнә. Хәсәннең улы – Хәердан, аның улы – Хәбибрахман, ә аның кызы – мин, – дип сөйли Нурлы апа. – Хәердан бабай Саба районындагы данлыклы Бигәнәй ишан хәзрәтенең сеңлесен кияүгә алган була. Ишан хәзрәт аларга сигез тәрәзәле, ике ишекле йорт биргән. Болар барысы да –әнинең сөй­ләгән сүзләре”.

 


1921 елгы ачлык бу гаиләне дә урап узмаган. Корылык үзәккә үтә. Иген шытып чыгуга ук үсүдән туктый. Әнисе Бибихәдичә апа, авыл карчыклары белән басуга менеп, намаз укыганнар. “Шунда өч көн яңгыр яуган, Алланың рәхмәте белән тамырлары кипмәгән булган, шуннан бәбәк чыгарып яшәреп кит­кән”, – дип сөйли Нурлы апа. Гаилә ачлыкта да авыл халкы белән бергә була. Бер-бер артлы үлгән кешеләрне соңгы юлга озаталар. Әмма муллаларны каһәрләгән еллар бу гаиләдә дә эзсез узмый. Йортларын тартып алалар. Бишек­тә яткан баланың елавын да ишетмичә, өйләрен сүтеп алып чыгып китәләр. Хәбиб­рах­ман мулланы сөр­генгә озатмакчы булалар. Шунда Шәрәфетдин, Мифтахетдин, Фәйзрахман бабайлар аны яклап кала. Муллага исә юләргә сабышырга кушалар, белемен раслаучы язуларны мичкә ягарга киңәш итәләр. “Өй таланган. Сыерны, хәтта башак бирә торган улагына кадәр алып чыгып киткәннәр. Атны “сельпо”га алганнар. Иртән алып чыгып киткәннәр, кич кайтарып япканнар. Аннан атны сугышка җибәргән­нәр. Ә ишан өе гомергә клуб булып торды. Ул төшне хәзер яңа клуб ит­теләр”, – дип сөйли дә сөйли Нурлы апа. 

Реклама


Аның бертуганнары Җә­вит һәм Нәүт Хәбибрах­ма­новлар сугыштан әйләнеп кайтмый. Әтисе 1964 елда 79 яшендә вафат була. Аны мулла дип озак интектерәләр әле. 


...Бу вакыйгаларны күпме генә сөйләсәң дә, язып кына бетерерлек түгел. Бу гаиләнең фаҗигале язмышы – күп кенә укымышлы мулла балала­ры­ның гомерлек сагышы бит. Нурлы апа үткәннәрне сөйли башласа, туктамыйча бер көн сөйли ала. Аларга бит, шул нәселнең баласы, дип әйтергә ярамаган елларда яшәргә туры килә. Белсә дә, туры әй­тергә ярамаган. Шушы нәсел­дән булып та, үзләрен бел­гертмичә яшәүчеләр дә булган. Ә Нурлы апаны зыялы, укымышлы нәселнең бер дә­вамчысы, авылларында мулла кызы дип хөрмәтләп, ашка чакырулары да юкка түгел иде. Нурлыхода апаның китапка күз дә төшермичә, көйләп Коръән укып багышлауларын Кече Кибәче авылында сагынучылар да байтак. Бүген Нурлы апа элеккечә иркенләп сөйләшеп тә утыра алмый инде. Әмма күңелдән аның белән озаклап гәпләшеп утырган көн һич кенә дә истән чыкмый.

Фото: http://www.vatantat.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев