Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кыямәт көнендә нинди сораулар биреләчәк?

Сәхифәбезне укучыларыбыздан килеп ирешкән сорауларга багышларга булдык. Бу юлы да сорауларга җавап эзләп, Айморат хәзрәт Хаҗиевка мөрәҗәгать иттек.

– Кыямәт көнендә нинди сораулар биреләчәк?

Хәмит. Саба

 

– Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Һәр җан иясе үлем белән очрашыр», – ди. Кеше мәрхүм булып, аны җирләгәч, аның янына ике фәрештә килер. Алар синең эштәге вазыйфаң, дәрәҗәң, хезмәт хакың турында сорамаячак. Күп кеше хәзер әнә шул якларын кайгырта бит. Иң беренче сорау «Аллаһың кем?» дигәне булачак. Аннан «Пәйгамбәрең кем? Кайсы китапны укыдың?» дип сораячаклар. Исламда фарыз саналган барлык нәрсәләр дә бездән соралачак. Гамәлләрдән исә намазыбыз соралыр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә дә шул хакта әйтелә. Намазы бөтен, дөрес булса, кешенең кылган башка эшләре дөрес була. Шул ук вакытта ураза, зәкәт турында да сораячаклар. Аллаһы Тәгалә бу сорауларга барыбызга да җавап бирергә насыйп әйләсен, тел ачкычлары бирсен иде!

 

---
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев