Тик мин күрәсе хәсрәт моның белән генә бетмәгән икән. Балалар хәсрәтеннән айнып та бетмәдем, иремне машина бәреп китте. Аны аякка бастырыр өчен бик күп тырыштым. Шул чакта туганнарым миннән бөтенләй баш тартты. Илдусныкылар да килеп йөрүләрен туктатты. Ике кечкенә бала белән көн-төн эшләдем. Ярый әле, күршем Мария түти булышып торды. Тик ничек кенә тырышсам да, Илдусны терелтеп булмады. Өч ел интегеп ятканнан соң, ул безне калдырып китте. Ә аннары мине, димләп, Биектау районының бер авылына кияүгә бирделәр. Бер дә өйләнмәгән, яше кырыкка җитә торган кеше иде.
Башта балаларымны кабул итәм дисә дә, соңыннан алар артык кашык булды. Мин аларны кыерсытырга ирек бирмәдем, әйберләремне төядем дә аерылып кайттым. Ул вакытта балалар кул арасына керә башлаганнар иде инде. Шулай итеп, без җир алып, йорт сала башладык. Кызым да, улым да бик булышты. Тик гаилә корыр вакытлары җиткәч, алар үзгәрде дә куйды. Улы Фаил әллә ничә кат өйләнеп карый. Беренче хатыны белән балалары булмаганга аерылышалар, икенчесе үзе ташлап китә. Өченчегә үзбәк кызын алып кайта. Ә ул күрмәгәнне күрсәтә.
Нет комментариев