Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“КЫЗЫ ШӘҺӘРГӘ АЛЫП КИТКӘЧ, ЯШИ АЛМЫЙМ ДИП, КАБАТ АВЫЛГА КҮЧЕНЕП КАЙТТЫ” - ӘГЕРҖЕ РАЙОНЫНДА 87 ЯШЬЛЕК БАБАЙ ҮЗ ӨЕНДӘ ЯНЫП ҮЛГӘН

Әгерҗе районының Иж-Бәйки авылында яшәүче 87 яшьлек бабай үз өендә янып үлгән.

Янгын сәбәпле килеп чыккан үлемнәр статистикасын карасаң, өч үлемнең берсе салмыш килеш куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында икәнлеген аңлыйсың. Әгерҗе районының Иж-Бәйки авылында килеп чыккан фаҗигагә спиртлы эчемлекләр гаепле түгел! 87 яшьлек Мәхмүт бабай Нөркәев озак еллар авылның мулласы булып торган, хәзер дә намазын калдырмаган.

Бер яклы агач өйдә иртәнге 7ләр тирәсендә янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ялкын телләре өйне тулысынча колачлап алган була.

- Миңа янгын турында иртәнге сәгатьләрдә хәбәр иттеләр, - диде Иж-Бубый авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов "Татар-информ" хәбәрчесенә. - Төтен чыкканны күреп, бабай яшәгән йортка күршесе кергән. Тик ишекне ачкач, урам һавасы белән, өй эченә ут капкан. Ул өйдә бабайның егылуын гына күреп калган. Әмма ул хатын-кыз аңа берничек ярдәм итә алмас, алып чыга алмас иде, чөнки бабай гәүдәле кеше иде.

Авыл җирлеге башлыгы авылда янгын сүндерү гидрантлары булуын да, янгын сүндерүчеләрнең тиз арада килеп җитүен дә әйтте.

- Күршесе дә раслагач, без бабайның ут эчендә калуын белдек. Мәхмүт бабай улы тәрбиясендә булды, шуңа күрә аңа социаль хезмәткәр билгеләнмәгән. Улының гаиләсе Ижевск шәһәрендә яши. Кичтән ул шәһәргә киткән булган, бабай өйдә ялгызы калган. Дөрес, иртән инде ул авылга кайтырга чыккан. Әмма аңа шалтыратып, бәхетсезлек очрагы килеп чыгуын әйткәннәр. Үзенең дә барлык әйбере, документлары янып көл булган, - диде җитәкче.

Мәхмүт Нөркәев - тумышы белән шушы авылдан. Гомере Ижевск шәһәрендә үткән. Пенсиягә чыккач исә кабат туган авылына кайтып төпләнгән.

- Мәхмүт бабай авылда дини тормышны җанландырып җибәрде. Шәһәрдән кайткач, ул авылның мулласы итеп билгеләнеп, озак еллар шул вазыйфаны башкарды. Яше шактый булса да, әле дә хәтере шәп иде. Күптән түгел урамнарны кардан чистартканда күрдем әле мин аны. Ул җәй дә, кыш та капка төбенә чыгып утыра иде. Сайлаулар турында сөйләштек, сәяси вазгыятькә үз карашын белдерде. Бик фикерле, алдынгы карашлы бабай иде, - диде Раиф Ваһапов.

Авыл җирлеге башлыгы узган ел гаиләнең мунчалары януын да әйтеп узды. Анысы исә ут белән сак эш итмәү аркасында килеп чыккан.

- Улы салгалый иде. Мунча янгыны аның саксызлыгы аркасында килеп чыкты. Гомумән алганда, гаилә тәртипсез көн күрмәде. Мәхмүт бабайның өч баласы бар. Барысы да Ижевскида яшиләр. Шәһәрдә яшәүче кызы бабайны үз яннарына да алып киткән иде. Әмма ул, авылда, үз өендә яшисе килеп, кире кайтты. Күрәчәге булгандыр инде, - ди авыл җирлеге башлыгы.

Җитәкче сүзләренчә, йортка газ да, ут та кергән. Мичкә "горелка" да куелган булган. Янгын шуннан килеп чыккан булырга мөмкин.

- Мәхмүт абый - олы яшьтә булса да, авылның активисты булды. Сабантуйларына ел саен килде. Бәйрәм үтәсе авыл ул яшәгән авылдан 7 чакрым ераклыкта булса да, берсен дә калдырмады. Мәйданга чыгып, җырлый, шигырь сөйли иде. Иртәнге якта ул нишләргә теләгән, янгын нидән килеп чыккан - без әле бу хакта белмибез", - диде авыл җирлеге башлыгы.

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев