Кузгалак пирогы
Кузгалак пирогын төрлечә пешереп караган бар.
Шулай да иң тәмлесе катлы (слоеный) камырга салып пешерелгәнедер. Катлы камырны уклау белән җәярлек итеп эретергә дә, бер өлеше өстенә вак кына итеп туралган кузгалак салырга, мул гына итеп шикәр комы белән манный ярмасы сибәргә һәм өстен икенче өлеш камыр белән капларга. Читләрен бөгеп чыккач, духовкага пешерергә куярга. 20-25 минуттан пирог пешеп тә җитә. Кузгалак пирогы суынгач аеруча тәмле була.
Венера МӘҖИТОВА. Рецепт «Өй ашлары» китабыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев