Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Күз табибы ерактан начар күрү проблемалары барлыкка килү сәбәбен аңлатты

«Халык уйлансын иде. Безнең бурыч – барысы да ата-анадан тора дип искәртү», - ди табиблар.

Республика офтальмология клиник хастаханәсе баш табибының клиник-эксперт эше буенча урынбасары Илгиз Исмәгыйлев әйтүенчә, миопия (близорукость) – күрә карау, ерактан начар күрү авыруы күзләргә артык йөкләнеш аркасында барлыкка килә.

«Табигатьтән кешенең күзе еракка карау өчен бирелгән – табыш һәм дошманны күрү өчен. Генетик яктан күз якын аралыкта эшләү өчен дип уйланылмаган, шуннан проблемалар килеп чыга да инде», - диде Илгиз Исмәгыйлев. Аның сүзләренчә, күзләрен ял иттермичә, кеше үз-үзенә чир китереп чыгара. «Компьютерда эшләгән вакытта да эштән туктап торып, тәрәзәдән еракка карап алырга кирәк», - диде.

Экология, күзгә артык йөкләнеш, көн режимы дөрес булмау, эш һәм ял режимы дөрес төзелмәү рефракция бозылуга китерә. Офтальмологлар балаларда миопия киң үсеш алуына борчылуын белдерде. Табиб күз алмасы 5-6 яшькә кадәр үсүен, ә күз үзе ахыргача 26 яшькә формалашып бетүен әйтте.

«Бала туганда әйбәт күрә. Тумыштан якыннан күрмәүчелек (гиперметропия, дальнозоркость) булырга мөмкин, ул вакытта тууга күзлек киертергә кирәк. Ә нигездә мәктәпкә кадәр проблемалар булмый. Балалары сәламәтлеген ата-аналар үзләре күзәтеп бетерми, күрү гигиенасын үтәми, балалар ятып та укый, саф һавада аз йөри. Хәзер хастаханәдә дә яшь-яшь ярымлык балалар кулында гаджет, әнисе кырыенда утыра», - ди Илгиз Исмәгыйлев.

«Халык уйлансын иде. Безнең бурыч – барысы да ата-анадан тора дип искәртү. Бала гений булып туа, ата-аналар аннан кумир ясый дип юкка гына әйтмиләр бит» – дип искәртте табиб. Баланы ешрак табибка алып барырга кирәклеген Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе штаттан тыш баш офтальмолог белгече Елена Жиденко да әйтте. «Мин үзем дә ваемсыз ата-аналар белән очрашканым бар», - диде.

2021 елда Татарстанда 14 яшькә кадәр балалар арасында ерактан начар күрүнең 8 меңнән артык очрагы ачыкланган. Яшүсмерләр арасында 4 меңнән артык очрак. Табиблар генетик факторны да искә алды. Балаларга миопия диагнозы куелуның 25 процент очрагында ата-аналарның берсендә күз авыруы бар.

Фото: https://aif.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев