Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Күрәзәче Фавазилә Сагаева: «Җәйгә таба илдә үзгәрешләр булачак»

Куян елында безне ни көтә? Бу хакта күрәзәчеләрнең дә фикерен белештек. Ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше. Фавазилә Сагаева, халык күрәзәчесе (Башкортстан):

– Юлбарыс елы авыр булды. Әлеге җәнлек корбаннар ярата. Шуңа да күп кенә якыннарыбызны югалттык.  Куян елы исә яхшы хәбәрләр китерәчәк. Куян – йомшак, иркә, араларны җайлаучы хайван. Халыкны сөендерәсем килә – ни генә булса да, тыныч көннәргә ерак калмады. Җәйгә таба илгә иминлек киләчәк. Көнбатышта яшәүчеләргә кыен булачак. Алар яхшы тормышта яшәргә ияләнеп беткән иделәр. Авырлык алдында калырлар. Доллар чүпкә әйләнеп калачак. Аның каравы евро үсәчәк. Тагын шунысы бар: элек араны өзгән чит илләр безнең белән дуслашачак.

 

Давыллар, куркыныч яңгырлар, табигать бәла-казалары булмаячак. Ковид бетте дисәк тә, йогышлы авырулар баш күтәрәчәк. Киләсе елда балалар күп авырырга мөмкин. Әмма бу чир зурларга тимәячәк. Бала дигәннән, күп кенә гаиләләрдә өченче сабыйлар туачак. Шул ук вакытта бәби сөя алмаучылар да артачак. Бу  кешеләрнең компьютер янында утыруы, аз хәрәкәтләнүе белән бәйле.

 

Авыл хуҗалыгына килгәндә, уңыш әллә ни сөендермәс. Бәрәңге начар булачак.

 

Фото: фрипик.ру

---
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев