Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Күп бала тапсагыз, гомерегез озын булыр», - ди Шәмәрдәндә яшәүче Тайфә әби Лотфуллина.

Бүген әбекәй үзенең туган көнен билгеләп үтте.

103

Шәмәрдәндә яшәүче Тайфә әби Лотфуллина 103 яшен тутырды.
Дөнья мәшәкатьләрен күреп, ачлыгын-ялангачлыгын  үз җилкәсе аша үткәреп, сугыш  афәтләрен кичереп,  парлы тормыш коргач 8 бала тәрбияләп үстергән Тайфә әбине тәбрикләргә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов килде. Район башлыгы Тайфә әбигә сәламәтлек, бәхетле картлык теләде.

103

Алар үткәннәр турында озак сөйләшеп утырдылар. Тайфә әби Рәис Нургалиевичка хәл белешеп, аны тәбрикләргә килгәне өчен рәхмәтен  җиткерде.

8 бала тәрбияләп үстердек, оныкларым инде 50 яшьтән уздылар, 20 оныкчыгым бар, - дип сөйли Тайфә әби Лотфуллина.

Бүгенге рәхәт, тыныч, мул, бай тормышта яшәвенә сөенеп бетә алмый ул. 

103

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев