Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Күңелләрдә – Тукай рухы

26 апрель татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә татарлар яшәгән һәр төбәктә төрледән төрле кичәләр, бәйрәмнәр үткәрелә. Быел Саба районының мәгариф идарәсе “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе белән берлектә үткәргән “Күңелләрдә – Тукай рухы” бәйгесенә 40 тан артык эш кабул ителгән.

Бәйге шартлары буенча 1-4 , 5-8 , 9 -11 сыйныф укучылары һәм гаиләләр арасында 1, 2, 3нче урыннар , ир-егет укучылар арас ында иң сәләтле укучы , гаиләләр арасында иң үзенчәлекле чыгыш ясаучылар бүген билгеле булды. Алар “Дулкын” радиосында чыгыш ясау өчен телерадиокомпаниягә килделәр.

Саба гимназиясеннән Сафия Камолова милли киемнәрдән килеп, шагыйрьнең “Әллүки” шигырен сөйләп таң калдырlды.

 Тимершык урта мәктәбеннән Илназ Биктимеров 5-8 сыйныф укучылары арасында иң яхшы шигырь сөйләүче дип табылды.

Килдебәк урта мәктәбе укучысы Руфинә Мәүлетова 9-11 сыйныфлар арасында җиңүче дип табылды. Ул Габдулла Тукайның “Ана догасы ” шигырен жюрига тәкъдим итте. Укытучысы Рәүфә Латыйпова Руфинә мәктәбебезнең иң тырыш , талантлы укучыларының берсе , диде.

Сабаның сәләтле балалар мәктәбе укучысы Данияр Бариев узен сәләтле  конферансье буларак танытып килә. Ул ир-егет укучылар арасында җиңүче.

Гаиләләр арасындагы бәйге нәтиҗәләренә килсәк, Сабаның сәләтле балалар мәктәбеннән Хәлиловлар гаиләсенең чыгышы үзенчәлекле чыгыш буларак билгеләп үтелде. Байлар Сабасыннан Әүбакировлар гаиләсе исә  иҗадилыклары, сәләтле булулары белән аерылып тордылар.

“Саба дулкыннары ” телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова, Саба районы мәгариф идарәсе методисты Нәркиз Хантимерова җиңүчеләрне тәбрикләп, бүләкләр тапшырдылар.

Быелгы “Күңелләрдә – Тукай рухы” бәйгесе Тукай иҗатын, туган телебезне олылаучы балаларны, гаиләләрне, туган телдә сөйләүче телерадиокомпанияләрне берләштерүе белән аеруча  истә кала торган булды.

"Дулкын" радиосында “Күңелләрдә Тукай рухы ” дип исемләнгән шигъри бәйге җиңүчеләре туры эфирының видеоязмасын карарга сылтама: https://vk.com/video-150947222_456241859

Чарадан видеосюжет: https://vk.com/video-150947222_456241860
Фото: Алия Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев