Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Кумагыз, ярдәм итегез!”

Ел саен февраль урталарында Татарстан авыл хуҗалыгы тармагы умарта оясыдай гөжләп ала. Быел да шулай булды.14 фев­раль­дә "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә үтүче форумга иртә таңнан халык ташкыны агыла башлады. Кемдер күрмәгәнен күрү өчен дип, ә кемнәрдер "икеле" алган мәктәп укучысы кебек эшләп җиткермәгәне өчен кызарып басып торыр өчен.

Күргәзмә үзәгендә илнең 30 төбәгеннән генә түгел, Герма­ния һәм Белоруссиядән килгән югары җитеш­терүчән техника һәм яңа технологияләр, ашла­ма, ор­лык, терлек азыгы кат­наш­малары, ветеринария пре­па­рат­лары, за­пас частьлар, кыс­касы, авыл хуҗалыгына нәрсә кирәк - шуны табарга була иде. За­манча техника яныннан бе­рәү дә тыныч кына үтеп китү ягын карамады - кемдер бәя­сен сорашты, кемдер шул тех­ника янына басып фотога төште.


Форумның төп вакыйгасы - "Агросәнәгать комплексының 2017 ел йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары" буенча узучы Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ки­ңәйтелгән коллегия утыры­шы булды. Анда катнашучы һәр­кем ирешелгәннәр турын­да фи­кер алышу белән бергә авыл ху­җалыгында озак ва­кыт­лар хәл ителми килгән проблем­ала­р­ның чишелешенә дә өмет итә. Ни өчен дигәндә, форумда рес­публиканың иң югары даи­рә­ләре, министрлык һәм ве­домс­тво җитәкчеләре, район баш­лык­­лары, авыл ху­җалы­гының барлык тармак­ларында эшләү­че күп санлы белгечләр катнаша. Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов, ТР Дәүләт К­и­ңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты җитәк­челәре катнашында узган форумда да хәл ителмәсә, проблема тагын кайда хәл ителә ала?


Коллегия башланыр алдыннан елдан-ел мәгълүматлырак була бар­ган күргәзмәләрне күз­ләп йөр­гәндә, Әтнә районы башлыгы Габ­деләхәт Хәкимов янәшә­сендә булырга туры килде. Кыюлыгы һәм туры сүзле булуы белән танылган район башлыгыннан форумда сөт бәяләре турындагы мәсьәләне күтәрүен үтенде аның хезмәт­тәшләре. Cөт бәясе был­тыр­гының шул чоры белән чагыштырганда 35-40 процентка түбән тәгәрәгәндә авыл кешесен ничек итеп сыер асрарга кыстамак кирәк.


Күргәзмәгә куелган меңнәрчә экспонат янында мәш килүче шәхси һәм фермер хуҗалыклары вәкилләренең генә түгел, эре инвестор хуҗалыклары белгечлә­ренең дә телендә шул сүзләр. Аласы килә, әмма акча юк. Чөнки акча китерүче сөтнең бәясе түбән. Менә шундый боҗра килә дә чыга.


Күргәзмә павильоннары быел аеруча бай иде. Шәхсән үзем кече эшмәкәрләр һәм фермер хуҗалыкларында югары зәвык белән җитештерелгән азык-тө­лек, ит, сөт һәм сөт продукт­ла­рының күплегенә хәйран калдым. Ризыкның кайберен ил күләмендә генә түгел, дөнья базарына чыгарганда да йөз кызарырлык түгел.


Алга китеп булса да шунысын әйтү кирәктер: Әтнә районы башлыгы тәки сүзендә торды - семинар бетте дигәндә торып басып һәркемне борчыган уй-фи­кер­ләрен республика җитәк­челә­ренә җиткерде. Рөстәм Миңне­ханов исә әлеге проблеманы ил буенча хәл итү юлларын Россия җитәкчелеге белән берлектә табарга тырышачагына ышандырды. Җитәкченең бу сүз­ләренә залдагылар дәррәү килеп кул чапты.


Татарстан Премьер-минис­- т­ры урынбасары - авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгышында бил­геләп узганча, һәр тармакта үсеш белән тәмамланган 2017 ел авыл хуҗалыгы өчен, тулаем алганда, уңышлы ел булып саналырга хаклы. 7-8 елга сузылган корылыктан соң, беренче тапкыр иген­челәребез 5 миллион тонна ашлык чиген узды. Шикәр чөген­дере җитештерү дә 3 миллион 100 мең тоннадан артып китте. Сөт җитештерү буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында беренче урында бара.


Уңышлар бар, әмма проблемалар тагын да күбрәк бугай. Әйтик, 43 район арасында нибары 10 район гына үз мөм­кинлекләрен тулысынча файдаланып эшли. Калган 33 район һаман да әле алдынгылар ышыгында кала бирә. Кайберләрендә дистәләрчә еллар дәвамында бернинди уңай үзгә­решләр сизелми. Бер адым алга китсәләр, икенче елда берничә адым артка чигенүчеләр арасында министр Кама Тамагы, Чир­ме­шән, Менделеевск, Югары Ос­лан һәм башка кайбер районнарны тән­кыйтьлә­де. Андыйларны соң­рак Президент бастырып оялта торды: "Халык үзенең "ге­рой"­ларын белер­гә тиеш".


Авыл кешесен эштән бизде­рүче проблемаларның тагын берсе - эшләүчеләргә вакытында тиешле хезмәт хакын түләмәү. М.Әх­мәтов чыгышының зур өле­ше җи­тешсезлекләрне бетерү турында булса да, тәнкыйть уты залда утыручы район башлыклары, эре инвестор хуҗалыгы җи­тәкчеләре адресына юнәлде­релде. "Авыл хуҗалыгындагы мондый хәл өчен республика җитәкчеләре алдында минем йөзем кызара. Еллар буена хезмәт хакын тоткарлау - җи­наять, эш кешесен хөрмәт итмәү ул. Андый җитәкче үзе дә хөр­мәткә лаек түгел. Бу сүзләрне мин беренче чиратта эре инвесторларга юллыйм", - диде министр.


Озакламый яз. Билгеле инде, мондый олуг форумда язгы кыр эшләренә әзерлек барышы турында да җитди сөйләшү булды. Ху­җалыкларның күбесе техника ремонтлау, запас частьлар, ашлама, орлык, ягулык-майлау материаллары һәм башка төр кирәк-ярак­ларны булдыру турында көздән үк кайгырта башлады. Әмма акча җит­мәү чабудан нык тарта. Шуны исәпкә алып, Татарстан Президенты авыл хуҗа­лыгына өстәмә рә­вештә тагын 1 миллиард сум акча бирү турында карар кабул итте. "ТАИФ" һәм "Татнефть" оешмалары аша ягу­лык-майлау материалларын ху­җалык­ларга арзанрак бәя­дән бирү турында килешү әзер­ләнә. Шаяртып та проблеманы чишәр­гә сәләтле Президент бу юлы да ниндидер сәбәп белән әле­ге утырышка килми калган "Татнефть" җитәкче­сенә: "Болай булгач, ягулык бәясен тагын бер сумга төшерергә туры килер аңа", - диде.


Форумда чыгыш ясаган Балык Бистәсе районы "Олы Елга" кулланучылар кооперативы рәи­се Минзөфәр Исмәгыйлев тә күп­ләрнең күңелендә йөргән проблемаларын чыгарып салды. Бү­ген Казанга авылдан сөт китереп сату бик зур проблемага әверел­гән икән. Гыйнвар аенда гына да башкаланың Идел буе районы хакимияте кулланучылар кооперативын 12 тапкыр штрафка тарт­кан. Бу сүзләрдән соң да Пре­зидент, район башлыгын бас­тырып, аталарча фикерен җит­керде: "Авылдан килеп сөт сатучыны куарга түгел, ә аңа яр­дәм итәргә кирәк".

("Ватаным Татарстан", /№ 24, 16.02.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев