Көтүегез чыктымы?
Авыл кешесенең үзе генә белгән үзгә бәйрәмнәре, сөенечләре байтак. Әле хөкүмәт карары белән билгеләп үтелә торган рәсми бәйрәмнәр аларның кайберләре янында бөтенләй төссезләнеп, кечерәеп кала кебек. Моңа аптырыйсы да түгел. Бердән, әлеге рәсми көннәрнең күбесен авыл халкы бәйрәм итеп тә мәшәкатьләнми. Икенчедән, авыл кешесенең үз бәйрәме дигәне аның йөрәге аша...
Әйтик, язга чыгуга, авылныкылар дүрт күзләп көтә торган шундый бәйрәмнәрнең берсе - көтү чыккан көн. Шул да булдымы бәйрәм, дияр шәһәрнекеләр. Нинди генә әле! Тик аның рәхәтлеген, матурлыгын тояр, аңлар өчен авылда яшәп, бу көнне түземсезләнеп көтеп алырга кирәк шул. Көтәрсең дә, язга таба кыш өчен дип тәгаенләп әзерләгән печән-салам, фураж такырая башлый, сатып алган терлек азыгының һәркайсы исәплегә әйләнә. Бик-бик хасиятле хуҗалар гына аны җиде айга җитәрлек итеп туплап куя ала. Әнә быел да бездәге ничә кеше печән бетте дип аптырап йөрде. Ярый ла, безнең "Татарстан" хуҗалыгы аны колхозчыларына һәм пенсионерларга ел әйләнәсе сатып бирә ала (быелгы кебек печән табу бик проблемалыга әйләнгән бу язда да сатты әле), күп хуҗалыклар бу чорда үзләре печән эзли башлый бит. Кыскасы, терлек азыгы чамалы булганнар бигрәк тә көтә бу көнне.
Хәер, аны абзардагы мал-туар да көтә әле - кырга чыгар көннәре якынлашканны ук сизә, үзләренчә әзерләнә, "уяна" башлый. Ә инде беренче көн кырга чыкканда карт сыерлар да җилбәзәк танага әйләнә - һич тыяр, туктатыр әмәл калмый үзләрен. Бер-берсен сагынышып, үткән көтүдә бергә йөргән "дусларын" табышып һәм күп очракта шул зур болынга сыя алмый сөзешеп-төрткәләшеп мәш килә алар. Бу көнне мөгез сындырулар да, су эчәргә төшкән җирдә батып калулар да була, беренче көн "истәлекләре" булган корсактагы мөгез эзләре, җәрәхәтләр дә байтакка җитә.
Элегрәк бездә көтү 1 майларда ук чыга иде. Соңгы елларда май азагына таба күчте. Моның бер уңай ягы бар, көтүлектәге печән-үләннәр шактый күтәрелеп өлгерә. Тик... ничә айлар синең кулда булган эре маллар кайсы көтүгә, кайсы арканга чыгып киткәч, абзар гына бушап калмый, кулдан эш тә китә шул. Шуңа да башкасын уйлап тормастан, майга чыгуга, малларны иркенгә җибәрәсе килә башлый.
Дөрес, мал-туарны өйдә тотуның кечкенә генә бер плюсы бар: хуҗалыктагы эшләрне үз җаеңа эшлисең. Ягъни иртән һәркем үзе ничәдә тели, шулай тора. Ә менә көтү чыга башлагач, авыл бер ритмда яши башлый, бигрәк тә иртән. Һәммә эш көтүгә кадәрге режимга көйләнә. "Көтү кугач, көтү кайткач", - дип сөйләшә башлыйбыз. Арканга дигән терлекне дә вакытында илтеп өлгерергә кирәк - ни чарадан бичара дигәндәй, күнегелгәннән иртәрәк торырга туры килә.
Шунысы сөендерә: авылда сыер малының баш саны соңгы елларда тагын арта башлады. Быел гына да ничә хуҗалыкта өчәр сыер асрауга күчтеләр. Сөткә бәяләр күтәрелү, тотрыклырак тору (кызганыч, быелга чыккач кына да инде биш мәртәбә бәяләре кимеде, әмма барыбер әле үткән елгы дәрәҗәдән бераз артыграк) нәтиҗәсе бу. Димәк, көтү чираты да озаграк "әйләнә" дигән сүз. Бу да сөенергә бер сәбәп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев