Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Криштиану Роналду, балалары туу сәбәпле, бронза медаль өчен уенда катнашмый

Португалия футбол йолдызы бу хакта социаль челтәрдәге шәхси бите аша хәбәр иткән.

(Казан, 29 июнь, "Татар-информ"). Португалия футбол җыелмасы капитаны Криштиану Роналду Конфедерацияләр кубогында өченче урын өчен уенда катнашмаячак. Ул яңа туган балаларын тизрәк күрергә тели, дип яза "Р-Спорт" футболчының Facebook социаль челтәрендәге шәхси битендәге язуга сылтама белән.

Реклама

Ишеткән булсагыз, гаммәви матбугат чараларында суррогат ананың Криштиану Роналдуга 8 июньдә игезәк балалар табуы хакында хәбәр ителгән иде. Америка Кушма Штатларында туган балаларга Ева һәм Мэтью дип исем кушканнар.

"Ике балам туса да, мин ил җыелмасы өчен җаным һәм тәнем белән хезмәттә идем. Кызганыч, без төп спорт максатына ирешә алмадык. Әмма алга таба Португалия җанатарларын сөендерә алачагыбызга ышанам. Португалия футбол федерециясе президенты һәм тренер минем теләккә каршы килмәде, мин моны онытмам. Балаларымны беренче тапкыр күрә алуым сөендерә", - дип язган Криштиану Роналду.
Исегезгә төшерәбез, Чили футбол җыелмасы Конфедерацияләр кубогының ярымфинал матчында пенальти сериясендә Португалия командасыннан өстен чыкты - 3:0.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев