Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кремль Россиядә өлешчә мобилизация тәмамлану турындагы сорауга җавап бирде

Россия Президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация тәмамлану турында махсус белдерү ясарга әлегә планлаштырмый. Бу турыда Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, мондый карарлар кабул ителмәгән, чөнки Саклану министрлыгы хәрби хезмәткә алынучылар саны буенча һәр төбәк өчен мобилизация күрсәткечләре билгеләгән.

«Мобилизация биреме үтәлүен төбәкләр үзләре белдерә. Биремне үтәгән төбәкләрдә өлешчә мобилизация процессы төгәлләнгән һәм туктатылган. Президент указына килгәндә, хәзерге вакытта ул юк. Без сезгә хәбәр итәчәкбез», - дигән Песков РИА Новости агентлыгына.

Искәртик, 14 октябрьдә Владимир Путин Россиядә өлешчә мобилизация кысаларында барлык чаралар якындагы ике атна дәвамында тәмамланачак, дип белдерде. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, формалаштыру гаскәрләрендә 222 мең кеше бар инде. Тулаем алганда өлешчә мобилизация башыннан, 21 сентябрьдән, махсус операция зонасында хезмәткә 300 мең резервистны чакыру планлаштырылган иде.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев