Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кредит алганда банк «таккан» өстәмә түләүләрдән баш тартып буламы?

– Мин банк белән кредит килешүе төзедем. Анда ниндидер хезмәтләр өчен мин түләргә тиеш булачак зур гына сумма мәҗбүри комиссия дә теркәлгән. Шуны түләми торып, кредит бирмәячәкләрен әйттеләр. Мин ул өстәмә хезмәтләрдән баш тарта аламмы?

Җавап: Кредит килешүе нигезендә, сез банктан алып кулланган акчаны процентлары белән кайтарырга бурычлы. Мондый финанс хезмәт күрсәткәндә башка төр түләүләр таләп итү закон тарафыннан каралмаган. Куллану кредиты килешүенең нинди дә булса шәхси шартлары нигезендә өстәмә хезмәтләр килешүе каралган очракта да, ул бары тик сезнең язма ризалыгыгыз буенча гына башкарыла ала. Димәк, кредит биргәндә өстәмә түләүле хезмәтләр «тагарга» банкның хокукы юк. Кулланучыга кредит бирү-бирмәү, сезнең алар мәҗбүр итәргә теләгән өстәмә түләүләрдән баш тарту-тартмавыгызга берничек тә бәйле була алмый. Андый кредит килешүе закон тарафыннан гамәли түгел, дип исәпләнә.

 

Гөлнара Вәлиева

Фото: https://pixabay.com/photo-3196481/

http://yashel-uzan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев