Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Күп балалы әти Илнар Сәйфиев: «Сабыйларны башка кешегә ияләштереп, Ләйсәнемнең күңеленә яра саласым килми»

Күптән түгел Сәйфиевлар гаиләсе берьюлы ике кешегә тулыланды. Ләйләгә әти-әнисе иптәшкә игезәк энекәш белән сеңлекәш алып кайттылар. Хәзер җырчының йорт түредә ике талбишек эленеп тора. Сабыйларга Аяз һәм Айзилә дип исем кушканнар. Әти кеше зур батырлык кылган ананы лаеклы каршы ала: Ләйсәнгә ул Toyota RAV4 автомобиле бүләк итә. - Соңгы...

Күптән түгел Сәйфиевлар гаиләсе берьюлы ике кешегә тулыланды. Ләйләгә әти-әнисе иптәшкә игезәк энекәш белән сеңлекәш алып кайттылар.

Хәзер җырчының йорт түредә ике талбишек эленеп тора. Сабыйларга Аяз һәм Айзилә дип исем кушканнар. Әти кеше зур батырлык кылган ананы лаеклы каршы ала: Ләйсәнгә ул Toyota RAV4 автомобиле бүләк итә.

- Соңгы вакытта Сезне иң сөендергән вакыйга?
- Әлбәттә, балаларым тууы. Әти булу - иң зур хыялым иде. Үз оябызны үзебез корып, шул ояга башта Ләйләбезне алып кайттык. Ә быел "ләкләк" безне икеләтә сөендерде, гаиләбез ишәйде. Миңа калса, иң сөендергән вакыйгалар бары тик гаилә белән генә бәйле була ала. Фатир алу, машина яңарту бер ничек тә мөһимрәк була алмый. Әлбәттә, көнкүреш тормышта да үсешләр булырга тиеш. Эштәге уңышлар, исемнәр алу - ул да күңелле, әмма гаилә туу, бала туу - тагы да күңеллерәк дип әйтәсем килә.

1 июнь көнне өлкән кызыбызга 3 яшь тулды. Аның туган көне Балалар көненә туры килә. Һәр айның беренче көнен бик якын кабул итәм: "Менә, кызым тагы бер айга үсте", - дим. Балаларны бик яратам, гастрольләргә китеп, берничә көн күрмәсәм, ул көннәр елларга тиң.



- Хатыныгыз берүзе җитешәме? Сез ярдәм итешәсезме?
- Ул җитез хатын! Әлегә әби ярдәм итә. Мин күбрәк эштә, Сабантуйлар чоры бит. Аннары, җәен болай да эш күп, вакыт тыгызрак. Өйдә булган вакытта, әлбәттә, ярдәм итешәм: кирәк икән - йоклатам, саф һавага алып чыгам... Балаларны Ләйсән үзе карыячак, няня ялламыйбыз. Сабыйларны башка кешегә ияләштереп, күңеленә яра саласы килми. Миңа калса, бала янында әни булырга тиеш.

- Гаиләгез ялларны ничек уздыра?
- Җәен еш кына тәбигатькә чыгабыз, су буена коенырга, кызынырга йөрибез. Чит илгә күптән чыкканыбыз юк, балалар белән куркыта.

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев