Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Күп балалы аналар пенсиягә 50 яшьтә чыга алачак

Күп балалы аналар өчен пенсиягә чыгу вакыты балалар саныннан чыгып исәпләнәчәк.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Балаларын сигез яшькә җиткәнче тәрбияләгән күп балалы аналар тиешле вакыттан өч-ун елга иртәрәк пенсиягә чыга алачак.

ТАСС хәбәр итүенчә, күп балалы аналар өчен пенсиягә чыгу вакыты балалар санына бәйле булачак.

«Өч бала тапкан хатын-кызлар 57 яшьтә пенсиягә чыгу хокукы ала. Тиешле вакыт өч елга кими. Дүрт бала тапкан хатын-кызлар 56 яшьтә лаеклы ялга чыга алачак. Биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан хатын-кызлар пенсиягә 50 яшьтә чыга. Билгеләнгән яшь 10 елга кими», — диелә Пенсия фонды сайтында.

Бер яки ике бала тапкан хатын-кызлар өчен пенсия яшен киметү каралмаган, алар пенсиягә 60 яшьтә чыгарга тиеш.

Санап үтелгән барлык категорияләр өчен пенсия билгеләү өчен мәҗбүри шарт—ата-ана хокукыннан мәхрүм итү факты булмау яки уллыкка алуны гамәлдән чыгару. Тиешле күләмдә иминият стажы һәм шәхси пенсия коэффициенты зурлыгыннан башка да ташламаларга дәгъва итү мөмкин түгел.

 

Күп балалы аналар өчен пенсиягә чыгу вакыты балалар саныннан чыгып исәпләнәчәк.

Балаларын сигез яшькә җиткәнче тәрбияләгән күп балалы аналар тиешле вакыттан өч-ун елга иртәрәк пенсиягә чыга алачак.

ТАСС хәбәр итүенчә, күп балалы аналар өчен пенсиягә чыгу вакыты балалар санына бәйле булачак.

«Өч бала тапкан хатын-кызлар 57 яшьтә пенсиягә чыгу хокукы ала. Тиешле вакыт өч елга кими. Дүрт бала тапкан хатын-кызлар 56 яшьтә лаеклы ялга чыга алачак. Биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан хатын-кызлар пенсиягә 50 яшьтә чыга. Билгеләнгән яшь 10 елга кими», — диелә Пенсия фонды сайтында.

 

Бер яки ике бала тапкан хатын-кызлар өчен пенсия яшен киметү каралмаган, алар пенсиягә 60 яшьтә чыгарга тиеш.

Санап үтелгән барлык категорияләр өчен пенсия билгеләү өчен мәҗбүри шарт—ата-ана хокукыннан мәхрүм итү факты булмау яки уллыкка алуны гамәлдән чыгару. Тиешле күләмдә иминият стажы һәм шәхси пенсия коэффициенты зурлыгыннан башка да ташламаларга дәгъва итү мөмкин түгел.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Тулырак: http://saby-rt.ru/news/novosti/kp-balaly-analar-pensiyag-50-yasht-chyga-alachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев