Реклама
Радио һәм телевидение яңалыклары
Кояш көтә җиләк тә...
Быел җиләк булмас, дигән сүзләр дөрес түгел! Һава торышы начар, яңгыр чиләкләп коя, дип зарланып яткан арада, Мамадыш районының Уразбахты авылында табигать нигъмәтен җыярга керешкәннәр инде. Гөлия һәм Рәнис Юнысовлар ун көн элек үк Чаллы - Казан трассасында быелгы сату сезонын ачып җибәргән.
"Җиләк җыярга бик яратам. Июнь башында үзем генә белгән җирләрне карап кайттым. Җиләкнең чәчәге күп иде. Күңелгә җылы керде. Һәр елны ялымны җиләк вакытына туры китереп алам. Быел да шулай дип гариза язган идем, җиләк соң пеште. Инде менә санаулы көннәрем генә калды. Эшкә чыгарга да вакыт җитеп килә. Әмма мине бу гына туктата алмый. Ялларда булса да кайтып җыячакмын", - ди Рәнис. Хатыны Гөлиянең әле ялы бар икән. "Узган елгы кебек җиләк күп дип әйтеп булмый. Әмма урыны-урыны белән бар. Бер барганда 7-8 литр каен җиләге алып кайтабыз. Без аны 1 литрлы майонез чиләгенә җыябыз да берсен 500 сумга сатабыз. Быел бәя төшереп тору юк. Аллага шөкер, шактый акча эшләп өлгердек инде", - ди Гөлия. Күпме икәнен әйтмиләр, әмма сөенечләре күзләренә чыккан.
Узган шимбәдә Уразбахты авылы яныннан узарга туры килде. Халык, мәш килеп, Сабан туенда күңел ача. Әмма җиләк җыючыларны бәйрәм дә, яңгыр да туктата алмый. Юлның бер ягында Фәрит абый, икенче ягында кунакка кайткан Гөлфирә апа сату итә. Икесендә дә - каен җиләге. "Әле җир җиләге ачылып кына килә. Быел печән күп бит. Ерып йөреп булмый. Кояш төшкәләсә, җиләк күп ул. Әмма яңгыр гел явып торса, череп тә бетәргә мөмкин", - ди Гөлфирә апа.
Канга сеңгән гадәт
Гомер-гомергә җиләктә беренчелекне бирмәгән Түбән Яке халкы исә әлегә ашыкмый. Яхшылап пешкәнен көтәләр. Күршеләргә дәгъвалары да бар. "Бөтен печәнлекне таптап бетергәннәр. Җиләклекнең рәте киткән. Алар йөрмәгән җир калмаган, Яке басуына кадәр килгәннәр", - дип зарлана алар. Мондый хәлгә чын күңелдән борчылалар. Кем өчендер җиләк җыю күңел эше, табигатькә чыгып ял итү булса, бу якларда әлеге кәсеп белән акча эшлиләр. Күпләрнең гаилә бюджеты әнә шуңа бәйле. Кукмара ягына килен булып төшкәч, халыкның җиләк мәсьәләсенә тыныч каравына хәйран калган идем. Ә миндә тиз-тиз җиләк җыю гадәте калган. Кеше бер чиләк җыйганчы, икене тутырып куябыз. Әле, җитмәсә, биредә безнең кебек 7 литрлы түгел, нибары 3 литрлысын гына күтәреп йөриләр. Их, мин әйтәм, шушы тау битләренә безнең авыл хатыннарын чыгарып җибәрсәң...
Һәркемнең үз "оялыгы" бар
Узган ел Көрәнче елгасына дип аталган уйсулыкка җиләккә бардык. Казаннан дус кызым да кайткан иде. Әкрен генә тау башыннан төшеп киләбез. Чиләкләр тулган, кулда - кыр чәчәкләре. Каршыда кемдер җиләк җыеп ята. Яшькелт кием кигән, башында ак яулыгы гына күренә. Безне күргәч, бу кеше тәгәрәп китте. Дус кызым куркып калды. Ә мин серен беләм. Җиләкченең үз урынын күрсәтергә теләмичә, үлән арасына кереп качуы бу. Җиләклек дигәннән, авылда һәркемнең үзе генә белгән урыны бар. Бу эшне кәсеп иткәннәр үз оялыгын башкаларга күрсәтмәскә тырыша. Әллә кайларга барып чыгалар, башкалар сизмәсен дип, урау юлдан йөрүчеләр дә юк түгел.
Җиләк җыю - бер хәл. Аны сату да бар бит әле. Быел әлегә кешенең аз булуы, җиләкнең урыны-урыны белән генә пешүе аркасында, сатуда кыенлыклар юк икән. Тиз алалар, диләр. Ә менә башка елларны көндәшлек зур булганда бәя дә төшә. Бу эштә әрсезлек тә кирәк. Әнә шул сыйфатың булмаса, берәмләп җыйган эре җиләгеңне дә сата алмыйсың. Ә менә күршеңдәге апаң бөресе, чүбе белән бергә сыдырганын да сатып җибәрә. Җиләк алганда күбрәк ирләр алдана. Бераз бозыла башлаганнарын да, астын өскә китереп матурлыйлар да пакетка салып озаталар.
Авылдашларга да җыеп бирәм
Мамадыш районының Тәкәнеш авылында яшәүче Әминә апаның үз сере бар. "Берүземә - бөтен Тәкәнеш басуы. Миннән күреп, бер-ике кеше җиләк җыя башлады. Әле менә бүген авылдашларыма җиләк җыеп алып кайтып саттым, - ди ул. - Каян җыясың, дип сорыйлар. Көздән утыртып калдырам, дим. Шаяру, әлбәттә, әмма бераз дөреслек тә бар. Ел әйләнәсе табигать белән гармониядә яшим. Җиләкнең чәчәк аткан вакытын күзәтәм. Бакчамда виктория җиләкләре үстерәм, каен, җир җиләген җыям. Сату җиңел эш түгел. Машинам белән туктап сатам. Хәзер үз клиентларым бар. Аларны черегән, бозылган җиләк белән алдап булмый. Чиләккә чүп тә кертмим. Базарда начарын да сатып була ул, анда сине эзләп тапмыйлар. Кеше акчасын түләп ала икән, яхшы товар бирергә кирәк".
Әминә апа узган ел, җиләк сатып, "Шевроле-Нива" машинасы алган. Юл йөрергә нәкъ шундые кирәк, ди ул. Быел сигезенче сыйныфта укучы улы Ренат та шактый җыеп саткан инде. "Әлегә җиләк берәм-берәм генә пешкән. Йөреп җыясы. Улым көнгә бер майонез чиләген тутыра. Көн саен 500 сум акча эшли. Иртәгә уята күр дип, кичтән йокларга ята. Инде үзенә план да әзерләп куйган", - ди Әминә апа Ганиева.
Җәен җиләк җыюдан тыш, табигать нигъмәтләрен кышка да әзерли ул. "Мамадыш ярминкәсендә ни генә сатмыйбыз. Каен, имән, юкә себеркеләре дә әзерлибез. Әле беркөнне генә имәннекен бәйләп куйдым. Кыш көне аларны да сорыйлар. Катырган җиләк, кайнатмалар, тозланган кыяр, помидорлар яхшы үтә. Иван-чәй үләнен киптереп куйдык инде. Аны халык бик сорый. Ирем Азат та гел шуны эчә. Хәтта кычыткан да сатабыз. Бер барганда унар мең сум акча эшләгән чаклар була", - ди ул.
Пешмәсә - пешерерләр, үсмәсә - үстерерләр
Татарстанга гына түгел, Россиягә билгеле булган Сайкичү базарында җиләк кенә түгел, табигать биргән бөтен нигъмәт сатыла. Мәтрүшкә, бөтнек, гөмбә, себерке - берсе дә калмый. Алабута гына сатмыйлар монда. "Әнә шул кәсепчелек сыйфаты балаларга да күчә. Урамда туп тибеп, аптырап йөрүчене күрмәссең. Акчаны эшләргә дә, аның кадерен белергә дә өйрәнәләр. Ялкаурак кешеләрне безнең якка кияүгә бирәсе, шул яктан кыз алдырасы икән. Безнең як кызлары ирләрен дә җиләк җыярга өйрәтеп бетерде хәзер. Менә шуңа да, үссәм - чәчәк аттырырлар, атсам - җиләк төшертерләр, пешсә - сатып бетерерләр дип, быел җиләк тә куркып утыра шикелле", - ди Миннекамал Гасыймова.
***
Казан базарларында да каен җиләге күренә башлады. Аны Мари Иленнән алып киләләр икән. "Бездә җиләк җитәрлек. Җыюын да тиз җыябыз. Кичтән җыйгач, иртәнгә бераз каралып китә. Шуңа бәяне төшергәләгән чаклар була", - ди Чехов базарында сатучы Наташа. Пионерлар урамында бакча җиләге саталар. Бәясе очсыз түгел. Бер литры өчен 300-350 сум сорыйлар.
http://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев