Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Коточкыч фаҗига. Сабыйның гомерен зур кар кисәге өзгән

9 айлык сабыйның үлеме күпләрне шок хәлендә калдырды. Җаваплылык кем өстендә калыр...

Социаль челтәрләрдә Пермьдә өстенә зур кар кисәге төшеп, тугыз айлык сабый һәлак булган дигән хәбәр таралды. Сабый яткан коляскага йорт түбәсеннән зур кар кисәге төшкән. Нәтиҗәдә, нарасыйның башы имгәнгән һәм аны ашыгыч рәвештә балалар клиник хастаханәсенә озатканнар. Бу очракта табибларның тырышуы да ярдәм итә аламаган.

Әлеге фаҗига турында Пермь хакимиятендәгеләр кар кисәге түбәдән түгел, ә бинаның балконыннан төшкән дип җиткерә. Бу очракта идарәче компания түгел, ә фатирның милекчесе җавап тотарга тиеш булып чыга икән. Ләкин ничек кенә булмасын, баласын югалткан ананың кайгысын бу ничек тә булса җиңеләйтерме соң?

Реклама

http://baltaci.ru/

Фото: iastr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев