Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Коточкыч фаҗига: өч машина бәрелешү нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган [+фото]

Фаҗигада тагын ике зыян күрүче хастаханәгә озатылган.

(Казан, 21 май, «Татар-информ). Лаеш районында килеп чыккан юл һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.

Бүген бердәм ашыгыч хезмәт номерына Кышкы тау поселыгыннан ерак түгел өч машина бәрелешүе турында мәгълүмат килеп иреште. «Лада Гранта», «Рено Логан» һәм 13 нче модельле «Лада» машиналары бәрелешкән. Бәрелгәннән соң, бер машина шунда ук янып киткән, янгын сүндерүчеләр килгәнче, аны шаһитлар сүндерергә өлгергән.

Каип авылы аерым янгын сүндерү постыннан килүчеләр махсус гидравлик инструмент ярдәмендә зыян күрүчеләрне җимерек машинадан чыгарганнар һәм табибларга тапшырганнар, аннан соң һәлак булганнарның гәүдәләрен алганнар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, юл транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, «Рено»ның 23 яшьлек пассажиры, 13 нче модальле «Лада»ның 32 яшьлек машина йөртүчесенең гомере өзелгән. «Рено»ның 32 яшьлек йөртүчесе һәм 26 яшьлек пассажиры хастаханәгә озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев