Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Коронавирустан үлем куркынычын дүрт тапкыр диярлек арттыра торган фактор билгеле

Covid-19 белән авырганда әкрен йөрү артык авырлык булуга караганда да куркыныч булып чыккан.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Әкрен йөрүчеләр тиз йөргән кешеләргә караганда Covid-19 коронавирусыннан дүрт тапкыр ешрак үлә һәм бу чирне авыр формада ике тапкыр ешрак кичерә. Лестер Университеты тикшеренүчеләре әнә шундый нәтиҗәгә килгән.

Галимнәр Бөекбританиядә Биобанкта урта яшьтәге 412,5 меңнән артык кеше мәгълүматын өйрәнгән. Алар  коронавирус, авырлык һәм йөреш темпы арасындагы бәйләнешне аңларга теләгән. Бу хакта The Daily Mail газетасы хәбәр итә.

Әкрен йөрешле кешеләр Covid-19 авыруыннан 3,75 тапкыр ешрак үлә икән. Шул ук вакытта нормаль авырлыктагы  әкрен йөрүче кешеләр артык авырлыктагы тиз хәрәкәтләнә торган кешеләргә караганда яңа коронавирусның авыр формасыннан 2,5 тапкыр ешрак интегә.

Covid-19 белән авыру куркынычы нормаль авырлыктагы әкрен йөрүче кешеләр белән дә, шулай ук симез кешеләр белән дә бер төрле булып чыккан. Эш шунда ки, белгечләр фикеренчә, «тиз йөрүчеләрнең йөрәк-кан тамырлары системасы аларның авырлыгына карамастан сәламәтрәк» булырга мөмкин.

Хәер, табиблар алынган нәтиҗәләрнең төгәл сәбәпләре ахыргача ачык түгел, дип кисәтә. International Journal of Obesity журналында чыккан мәкаләдә галимнәр тикшеренү нәтиҗәләре буенча әлегә ахыргы нәтиҗәләр ясарга ярамавын әйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев