Коронавирусның иң куркыныч тәэсире аталды
Хәзерге вакытта Covid-19 тәэсиренең ни дәрәҗәдә озак дәвам итәчәге билгеле түгел.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусыннан соң иң еш була торган куркыныч нәтиҗәсе билгеле. Бу — артериаль кан басымының күтәрелүе. Бу хакта табиб иммунолог-аллерголог Владимир Болибок сөйләде, дип яза Lenta.ru к
«Минем күзәтүләремнән күренгәнчә, коронавирустан терелгән бик күп пациентларда бөтен организм буенча кан тамырларының эластиклыгы кимү аркасында артериаль кан басымын арттыру тенденциясе бар», - дип аңлатты белгеч.
Болибок сүзләренчә, вирус кешенең кан тамырлары системасы торышына тәэсир итә. Моннан тыш, коронавирусның тагын нинди органга йогынты ясавын фаразлап булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев