Саба ТВ

Саба районы

Радио һәм телевидение яңалыклары

Конфедерацияләр Кубогы вакытында Татарстанга 150 меңнән артык турист килүе көтелә

Конфедерацияләр кубогы вакытында Татарстанга 150 меңнән артык кунак килүе көтелә. Бу хакта "Татар-Информ" хәбәрчесе катнашкан матбугат конференциясендә Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

"Шәһәрдә туристларның артуын үзебез дә күрә алабыз. Туристларның Бауман урамында, Кремльдә, аның яр буенда, кафе-рестараннарда бик тиз артуы сизелә. Саннар буенча исәпләргә әлегә авырырак, әмма безнең аэропортлар, вокзаллар, автобуслар көчәйтелгән график буенча эшли," - диде ул.

Реклама

Конфедерацияләр кубогындагы туристлар саны турындагы сорауга, Сергей Иванов: "Конфедерацияләр Кубогы вакытында без 150-200 мең турист көтәбез. Универсиада вакытында бу саннар 120 мең, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында - 150 мең иде. Футбол турниры вакытында туристлар күбрәк булыр дип уйлыйм," - дип җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев