Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Конфедерацияләр Кубогы вакытында 8,5 мең полиция хезмәткәре куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк

Артем Хохорин сүзләренчә, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына өстәмә көчләр бүлеп бирү карары - Федераль үзәктән.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Светлана Белова). Казанда футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы көннәрендә 8,5 мең полиция хезмәткәре куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк, дип белдерде Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән эксклюзив әңгәмәсендә.

Реклама

"Тәртип сагындагылар саны Универиада вакытындагыга караганда әзрәк. Бу чараны оештыру үзенәлекләренә карап исәпләнә. Ничә объектта чара узачагы, күпме кунак булачагы исәпләнә һәм, шуннан чыгып, саклык чаралары билгеләнә. Бу юлы безгә 3,5 мең полиция хезмәткәре килә. Монда Россия Эчке эшләр министрлыгы да актив роль уйный, чөнки өстәмә көчләр бүлеп бирү карары - Федераль үзәктән", - дип сөйләде министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев