Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Компьютерда программалаштыру белән кызыксынучы, районыбызнын 7-8нче сыйныф укучылары өчен ике көнлек укулар үтте.

«Хакатон» исеме белән баручы, бәйге юнәлешләрен дә колачлаган бу укуларны Татарстан Республикасы финанс министрлыгы, ИТ-парк вәкилләре алып барды.

Барысы 21 егет, кыз эшмәкәрлекне интернет киңлекләрендә киң җәелдереп, сату, алулар белән эшләүче приложениеләр ясау серләренә төшенделәр. Һәм бер көн эчендә командага тупланып эшләгән шул приложениеләрен бүген эшмәкәрләр каршында якладылар. Кызыклы тәкъдимнәр кабул иттеләр. "Ит -Парк" югары технологияләр өлкәсендә технопаркның муниципаль үсеш секторы җитәкчесе Аяз Сәрвәров сүзләренә караганда, мондый чаралар ИТ-берләшмәләрне һәм урыннарда белем бирү форматын үстерергә, цифрлы икътисадны заман белән алга алып бару өчен кадрлар формалаштырырга ярдәм итә."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев