«Китапханәче сүзе» радио тапшыруында Югары Шытсу авыл китапханәсе мөдире Дилә Нуриәхмәтова катнашты.
Ул җирлекнең мөхтәрәм гаиләсен дә кунак итеп алып килгән.
Гөлүсә Нәбиуллина спортны үз итеп, гаиләсен дә сәламәт яшәүгә тартып, актив тормыш тарафдары. Ул чаңгычы да, йөзүче дә, шахмат өстәл уеннары остасы да. Спорт мастерына кандидат нормаларын үтәгән. Оныгы Әмир Фәсхетдинов 8нче елын Саба йөзү бассейнына йөри. Рәсәйкүләм ярышларда призлы урыннар яулый. Тапшыруыбыз кунаклары радиотыңлаучыларыбыз өчен дә, безнең өчен дә кызыклы әңгәмәдәш булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев