Киләсе елда Россиядә өс һәм аяк киемнәренә бәяләр артачак
Кыйммәтле товарларның бәясе 10-20 процентка, ә бюджетлы кием-салым 5-10 процентка артырга мөмкин.
Экспертлар россиялеләрне 2019 елда өс һәм аяк киемнәре бәяләренең артуы турында кисәттеләр. Бу турыда РБК хәбәр итә.
Кыйммәтле товарларның бәясе 10-20 процентка, ә бюджетлы кием-салым 5-10 процентка артырга мөмкин. Бу рубль курсы йомшару һәм НДС ставкалары 18дән 20 процентка кадәр артуга бәйле.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев