Килдебәктә елга буенда кичә үткәрелде
Катнашучылар бергәләп гармунга җырлар җырладылар, биеделәр, борынгы уеннар уйнадылар.
«Татарстанда җәй» проекты кысаларында, Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә мөдире белән берлектә елга буенда кичә үткәрделәр.
Әлеге чарада катнашучылар бергәләп гармунга җырлар җырладылар, биеделәр, борынгы уеннар уйнадылар. Чара барышында өлкәннәр үзләренең яшьлекләрен искә төшерделәр, ә яшьләр әби-бабаларының гореф-гадәтләре белән таныштылар. Чарада катнашучыларның барысын да чәй һәм коймак белән сыйладылар. Чара тату, җылы шартларда узды һәм дискотека белән тәмамланды.
#ТатарстандаҖәй #ЛетоВТатарстане
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев