Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Килдебәк авыл җирлегендә җыен

01 нче февраль көнне Килдебәк авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Җыен Килдебәк авылы мәдәният йортында үткәрелде. Мәдәният йортына килә алмаган кешеләр җыенда ZOOM программасы аша дистанцион катнаша алдылар.

Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе М.Р. Каримов,хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Җыенда авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмалары җитәкчеләре 2022 нче башкарган эшчәнлек буенча хисап тотылар һәм 2023 нче елга булган планнары белән уртаклаштылар. Участок инспекторы А.А. Сибгатов 2022 нче елда авыл җирлегендә булган хокук бозулар һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек белән таныштырды. Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча  янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше буенча бүлек җитәкчесе А.Р. Галимуллин Саба муниципаль районындагы янгын очраклары һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре һәм әлеге таләпләргә кертелгән үзгәрешләр турында сөйләде. Шулай ук җыенда Саба уман хуҗалыгыннан вәкил А.С. Гәйнетдинов урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү тәритбе һәм таләпләре турында чыгыш ясады. Килдебәк  авыл җирлеге башлыгы  Н. Н. Заһидуллин халык каршында 2022 нче елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча хисап тотты һәм 2022 нче елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Җыенны йомгаклап Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе М.Р. Каримо авыл җирлегендә яшәүче халкка мөрәҗәгать итеп, авыл җирлеге һәм гомүмән районда башкарырга тиешле эшләргә тукталды һәм нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк дигән фикерләре белән уртаклашты.

 

Чыганак: Килдебәк авыл җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев