Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Киләсе атна башында Татарстанда җылыта башлаячак

Соңгы вакытта Татарстанда күзәтелгән салкын һава торышын җылы көннәр алыштырачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Синоптикларның мәгълүматлары буенча, 23 июньдә, һава торышы үзгәрешсез калачак. Республикада болытлы һәм аязучан болытлы булачак. Урыны белән бераз яңгыр көтелә. Һава температурасы төнлә +4..+9, көндез +16..+21 градус тәшкил итәчәк.

Шимбә төнендә явым-төшем ихтималы аз, шулай да көндез бераз яңгыр яварга мөмкин. Көндез +5..+10 градус булса, көндез һава +17..+22 градуска кадәр җылыначак.

Якшәмбе температураның тагын берничә градуска күтәрелүе көтелә. Төнлә һава температурасы +6..+11, көндез +19..+24 градус тәшкил итәчәк.

«Киләсе атна башында, 26-27 июньдә, явым-төшем ихтималы аз. Термометрның терекөмеш баганасы +20..+26 градуска кадәр күтәреләчәк», - диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең якынча фаразында.

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев