Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Кияү мунчасы» hәм «Кияү коймагы» йолалары

Керәнле авыл клубы, Татарстан республикасында милли мәдәниятләр hәм гореф-гадәтләр елы кысалаларында' «Балкыш» берләшмәсенә йөрүчеләр белән бергәләп, «Кияү мунчасы» hәм «Кияү коймагы» йолалары оештырды.

керәнне

Кияү мунчасы берничә йорт аша яшәүче күршеләрдә әзерләнде. Никах төненнән соң иртән кияү белән кәләшне матур итеп бизәлгән уфалла арбасына утыртып, жырлап, биеп  мунчага озаттылар. Мунчадан чыккан яшьләрне, бал һәм коймак, чәй белән каршы алдылар, изге теләкләр теләделәр.

Барлык кунаклар да кияү коймагыннан авыз иттеләр. Йола буенча, коймак алганда тәлинкә астына акча кыстырдылар. Чәйләр эчеп, кияү белән кәләшне котлап жырлар жырлаганнан соң, аларны уфалла арбасына утыртып кире  өйләренә алып кайттылар.

Уен-көлке, җыр-бию, яшьләрне котлау кичкә кадәр дәвам итте. "Кияү мунчасы" hәм "Кияү коймагы" йоласы бик күңелле узды. Яшь парлар, аларның гаилә тарихынын беренче битен шундый матур йола белән бизәгәннәре өчен, оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Саба районы рәсми сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев