Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Киемнәрен һәм сумкасын калдырып югалган Татарстан кызының язмышы билгеле булды

Кама буенда табылган мәетнең ай ярым элек югалган 21 яшьлек кыз булуын ачыкладылар.

22 мартта Чаллыда Түбән Кама ГЭСы янында 21 яшьлек кызның сумкасын һәм киемнәрен тапканнар иде. Сумкада паспорт һәм телефон булган.

 

  • Түбән Камада 21 яшьлек кызның сәер рәвештә юкка чыгуын тикшерәләр, дип хәбәр иткән идек.

 

Шул вакытта кыз күпердән төшеп, батып үлгән дип фаразладылар. Кызны урлаганнар дигән сүзләрне полиция кире какты.

Кызның мәетен 9 майда тапканнар. 

Һәлак булган кызның туганнарының берсе «Татар-информ» хәбәрчесе белән аралашкан. Туганы сүзләре буенча, әлеге кызны киемнәренең калдыклары буенча танып алганнар.

Мәрхүмә кызны иртәгә Чаллыда җирлиләр.

 

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев