Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кичә хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район чемпионаты тәмамланды

Кичә 2021 елның 17 мартында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район Чемпионатының финал уеннары узды.

Кичә 2021 елның 17 мартында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район Чемпионатының финал уеннары узды. Бүләкләү тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты: Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов, Саба районы волейбол федерациясе рәисе Фәнис Таһир улы Вәлиев, Татарстан Республикасының атказанган юристы Закиров Рифат Рафаэль улы катнашты. "Иң яхшы уенчы" номинациясендә җиңүчеләр бүләкләнде: - Мифтахова Нәркиз (Муниципаллар командасы) - Лятифова Азиза (Налоговая командасы) - Хисамиева Гөлфирә (ШЛПУМГ)) - Сибагатова Йолдыз (Тимершык) Чемпионатта ШЛПУМГ командасы җиңде, икенче урынны "Налоговая" командасы алды, өченче урынны "Муниципалы"командасы яулады. Командаларны сезонның уңышлы тәмамлануы белән котлыйбыз. Сәламәтлек һәм алга таба да зур җиңүләр телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев