Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кичә Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы булып узды

Утырыш эшенә күчкәнче, иң элек Саба муниципаль районы башлыгы Р. Миннеханов, бер төркем алдынгыларга хөкүмәт бүләкләре тапшырды.

Алар арасында хезмәт ветераны - Рәхимҗан Хөсәенов, "Татавтодор" АҖ Саба филиалы мастеры - Илнур Сабуров, финанс-бюджет палатасының бүлек начальнигы - Гөлнара Заһидуллина, "Яшен" ҖЧҖ баш бухгалтеры - Гөлсу Закирова, Кибәче авыл җирлеге баш бухгалтеры - Миләүшә Сираҗиева, "Аш-Су кулланучылар җәмгыяте" идарәсе рәисе - Әлфизә Исламова, һ.б. бүләкләнде.

Аннары район советы утырышы үзенең эшен башлады. Беренче көн тәртибе буенча сүз финанс-бюджет палатасы рәисе Шамсун Әкбәр улы Сөнгатовка бирелде. Ул депутатларны беренче укылышта 2024 һәм 2025-2026 елларның план чорына Татарстан ремпубликасы Саба муниципаль районы бюджеты проекты белән таныштырды. Депутатлар проектны бер тавыштан хуплады.

Икенче көн тәртибе буенча Саба муниципаль район башлыгының коррупциягә һәм террочылыкка каршы көрәш буенча ярдәмчесе Азат Илхам улы Халиловка сүз бирелде. Азат Илхам улы депутатка, җирле үзидарәнең сайлап куелган органы әгъзасына, җирле үзидарәнең сайлап куелган вазыйфаи затына үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук үз хатынының (иренең) һәм хатынының (иренең), балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматлар артык мөһим булмаган очракта дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүматлар биргән өчен җаваплылык чараларын куллану тәртибе хакында сөйләде. Карар нигез итеп алынды. Шуның белән сессия үзенең эшен төгәлләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев