Кичә Миңгәрдә авыл көне узды
Ул халыкның бирнәсе һәм үзара җыелган акчалата ярдәме белән оештырылды.
Бәйрәмне үзенең матур җырлары белән шушы авылда туып - үскән Рисәнә Мостафина, Гөлфинә Ярмөхәммәтова һәм башка үзешчән башкаручылар бизәде.Бәйрәмне Миңгәр егете Нияз Рахман алып барды. Халык төрле уеннарда катнашты. Тәмле плов һәм учакта коймак пешерелгән иде. Бу эшне оештыруда үзеннән күп көч куйган авылдашларына Миңгәр халкы һәм кунаклар рәхмәт әйтте.
Фотолар галереядә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев