Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кичә Иштуган авыл мәдәният йортында «Халыклар дуслыгы» фестивале булып узды

Иштуган авыл мәдәният йортында күп төрле чаралар әледән-әле узып тора. Биредә бәйрәмнәр, диспутлар, очрашулар үткәрәләр.

Кичә 6 апрель көнне, биредә Татарстанда яшәүче "Халыклар дуслыгы" фестивале һәм Иштуган авылындагы удмурт фольклор ансамбленең 25 еллыгы булып узды. Әлеге бәйрәмгә Республиканың төрле районнарыннан да кунаклар килгән иде. Мәсәлән: Теләче, Балык бистәсе, Кукмара районыннан килгән керәшен, удмурт, мари ансамбльлләре безнең күңелләребезне күреп чыгыш ясады. Шулай ук Саба районының Икшермә мәдәният йортында эшләп килүче, рус халык фольклор ансамбле “Сударушки”, Шекше авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Зиләйлүк” ансамбльләренең чыгышын да халык бик яратып карады, гөрләтеп кул чапты.Фестиваль искиткеч матур һәм күңелле булды. Бәйрәм уңаеннан фойеда күргәзмәләр дә оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев