Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кичә Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда “Кабак бәйрәме” булып узды.

Әлеге кабак бәйрәмен «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе белән берлектә Татарстан республикасы рәссамнәр берлеге уткәрде. Безнең «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе 21 ел инде бакчадагы яшелчәләрнең һэм җилэк - җимешләрнең патшасы булган кабакка мәдхия җырлап зур бәйрәм уткәрә.

Әлеге кабак бәйрәмендә хуҗалыклар,оешмалар,предприятиялар,ясле - бакчалар,мәктәпләр,социаль учреждениеләр катнаша,алар узләренең бакчаларында үстерелгән төрледән - төрле җиләк җимешләрдән ясалган компотларны,тәмле суларны, ризыкларны алып килеп композицияләр ясыйлар,кабактан төрле эшләнмәләр ясап күрсәтәләр,хәтта безнең халкыбызның фантазиясе шундый көчле,алар кабактан киенә дә алалар,аяк киемнәре ясыйлар,башка шләпәләр,шлемнар хәтта өс киемнәрен дә кабактан ясап киенәләр. Безнең Байлар Сабасында яшәүчеләр һәм районыбызда гомер кичерүчеләр кабак бәйрәменә җитди әзерлек белән килә. Ә быел кабак бәйрәменә Татарстан рәссамнәр берлеге 30 картина алып кайтты һәм шушы картиналарның барысы да кабак бәйрәменә әзерләнгән иде,анда кабаклар төшерелгән,һәм без аны шул кабак бәйрәменә килүчеләргә күрсәттек һәм Татарстан республикасының рәссамнәр берлеге җитәкчесенең урынбасары безнең якташыбыз Мөдәррис Мөхетдин улы Минхаҗев белән Татарстан республикасы районнары һәм авыллары буйлап “Кабак бәйрәме” үткәрергә уйладык. Безнен ул бәйрәмебез инде башланып китте. Аның беренчесе Казан Харис Якупов исемендәге сәнгать мәктәбендә үтте,ә менә икенче тукталыш Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда булды. Без «Саба дулкыннары» Телерадикомпаниясы журналистлары бергәләшеп әлеге зур бәйрәмгә бардык,бәйрәм бик күңелле булды. Татарстан республикасының сәнгать осталары матур җырлар башкардылар,диварлардагы рәссамнәр безне җәлеп итте,һәм әлбәттә,инде Саба җиреннән килгән кабаклар мәдәният йорты фойесын бизәп торды. Ә алдагы тукталыш - Яшел Үзән шәһәре. Очрашуларны көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев