Кичә һәм бүген республика районнарының җитәкчеләре ике төркемгә бүленеп бильярд ярышларында катнашты.
Бүген икенче төркемдә чыгыш ясаучылар «Сабантуй» спорткомплексына җыелдылар.
Һәркемгә мәгълүм булганча, безнең республикада муниципаль берәмлекләрдә эшләүчеләр арасында төрле спорт ярышлары үтә. Ә бильярд ярышларының үтүе ноябрь аена туры килде. Кичә һәм бүген республика районнарының җитәкчеләре ике төркемгә бүленеп бильярд ярышларында катнашты. Бүген икенче төркемдә чыгыш ясаучылар "Сабантуй" спорткомплексына җыелдылар. Ярышның нәтиҗәләренә килгәндә, беренче урынны Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миннеханов яулады. Икенче урынны Мамадыш муниципаль район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин алды. Өченче урында Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев. Тәбриклибез! Алга таба да зурдан-зур уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев