Кич утырыйк бергәләп
Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, 19 август көнне, Юлбат авыл китапханәсе, мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы белән берлектә, авылның Тукай урамында, милли чара – Татар халкының матур традициясе югалмасын әле дип, «Кич утырыйк бергәләп» дигән кич утыру оештырдылар.
Авылның иң күркәм, матур гадәте бит ул – кич утыру. Кич утыру кичәсен милли көйләр, уеннар, биюләр, нәфис сүзләр бизәде. Кичке уеннан соң табын янында күңелле әңгәмәләр дәвам итте.
Саба районы рәсми сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев