Кибәге белән бергә бөртекләрне югалтмыйк. Шәхси хуҗалыкларның керемен исәпкә алмакчылар
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән утырышында авыл халкы өчен шактый өметле саннар күп яңгырады. Аерым алганда, Россия хөкүмәте рәисе урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев, 2019 елда әлеге тармакка биреләчәк акча күләме 303,6 миллиард сумга җитәчәк, дип белдерде.
Аның әйтүенчә, төрле дәүләт программалары нигезендә илнең агросәнәгать үсешенә 1,5 триллион сум акча юнәлдереләчәк. Бу кадәр акчаның күпмесе хуҗалыкларга барып җитәр, анысын киләчәк күрсәтер. Әмма озак еллар дәвамында җыелып килгән проблемаларны хәл итәр өчен акча гына түгел, авыл халкының киләчәккә ышанычы да зур булырга тиеш.
Татарстанда җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукцияләренең яртысына якыны – шәхси хуҗалыклар өлеше. Ачыктан-ачык әйткәндә, авылларыбызны шул шәхси хуҗалыклар таркатмый яшәтә дә бит инде. Ил өчен иң авыр, иң фаҗигале елларда да шәхси хуҗалыклар күпләрне ачлыктан йолып калган. Үз хуҗалыгында күпләп мал-туар асраган, яшелчә, җиләк-җимеш җитештерүче фидакарьләргә рәхмәт әйтеп яшисе иде дә бит... Күрәсең, җитәкчеләр алдына башка таләпләр куела.
Апрель ае башында Пермь шәһәрендә эшмәкәрләр белән очрашу вакытында Россия Премьер-минис-тры Дмитрий Медведев шәхси хуҗалыкларның керемен исәпкә алу механизмын булдыру турында берничә министрлык вәкилләренә күрсәтмә бирде. Әлеге күрсәтмә нигезендә, җаваплы оешмалар 2019 елның 15 маена кадәр “Шәхси хуҗалыкларны авыл хуҗалыгы кооперациясенә берләштерү” яки “Һөнәри эшчәнлеккә салым” максатында файдалану буенча конкрет тәкъдимнәрен булдырырга тиеш.
Әйтергә кирәк, күпләп мал-туар асраучы шәхси хуҗалыкларның үз эшчәнлегеннән табыш алуы моңарчы да кайберәүләрнең ачуын китерә иде. Ничек инде, шулкадәр мал-туар асрап, яшелчә, җиләк-җимеш яисә башка төр продукция җитештереп, салым түләмичә яшәргә була, янәсе? Хикмәт тә шунда шул. Шәхси хуҗалыкларның төрлесе бар. Әйтик, Татарстанда 400 меңнән артык шәхси хуҗалык исәпләнә. Мөмкинлекләргә килгәндә, берсе икенчесенә һич охшамаган. Күбесе кооперациягә берләшеп эшләсәң, үзләре өчен файдалырак булачагын да аңлый.
Керемнән тиешле салым түләргә әзерләре дә күп. Әмма, ашыгычлык күрсәтеп, болай да көч-хәл белән генә терлек асрап азапланучының күңелен кайтармыйсы иде.
Авылда ишегалды тутырып мал-туар асраганнар, яшелчә, җиләк-җимеш, күпләп башка төрле продукция җитештерүчеләр дә, абзарында бер тавык асрамаучылар да бар. Аралаганда, кибәге белән бергә бөртекләрне дә югалтмыйсы иде.
Аннан килеп, авылда күпләп терлек-туар асравы да җиңел түгел. Бәяләрнең гаделсезлеге, җитештерелгәнне сатканда килеп чыккан башка кыенлыклар да шактый күп. Нәрсәне булса да тамырдан үзгәртү өчен анда яшәүчеләр белән киңәш-табыш итсәң дә комачауламас иде. Һәрхәлдә, бу юнәлештә халык фикерен өйрәнү, югары дәрәҗәдә тәкъдимнәр ясау өчен ике атна вакыт бик аз. Кем әйтмешли, каш ясыйм дип, күз чыгармыйсы иде.
2016 елда узган авыл хуҗалыгы буенча Бөтенроссия исәпкә алу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, эре терлекнең – 42, дуңгызның – 17, сарыкның – 42, кәҗәнең – 79, куянның – 88, тавыкның – 16, үрдәкнең – 87, казларның 84 процентын шәхси хуҗалыклар асрый! Бәрәңгенең – 68, яшелчәнең 56,5 проценты да – шәхси хуҗалыкларның хезмәт җимеше.
Фото: http://vatantat.ru/index.php?pg=762
(“Ватаным Татарстан”, /№ 60, 24.04.2019/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев