Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кибетләрдә ясалма йомыркалар пәйда булачакмы?

Социаль челтәрләр һәм массакүләм мәгьлүмат чаралары соңгы вакытта Россия базарында Кытай җитештергән ясалма тавык йомыркалары барлыкка килү темасын актив рәвештә алга чыгара.

Әлеге төр продукциягә бәяләрнең кискен артуы кибетләргә табигый йомыркалар урынына «ясалма» йомыркалар кайтарыла башлаган дигән теорияләр барлыкка килүгә этәргеч биргән. Ләкин, бу мәгълүматны раслаучы рәсми белдерүләр дә, сатып алучыларның хәбәре дә юк. Һәрхәлдә, Татарстанның сәүдә челтәрләрендә әлегә кадәр бары тик тере тавыклар салган табигый йомыркалар гына сатыла.

Шулай да, кайбер мәгълүматлар буенча, Кытай, чыннан да, Азия һәм хәтта Европа базарларына үтеп кергән арзанлы синтетик йомыркалар чыгаруны үзләштергән. Аларның үзкыйммәте табигый аналогларына караганда 4 тапкыр түбәнрәк, ә саклау вакыты чикләнмәгән. Аны җитештерү өчен химик матдәләрнең киң спектры кулланыла: кальций һәм калий карбонатлары, калий альгинаты, алюмокалий квасцы, кальций хлориды, бензой кислотасы, парафин, гипс, лимон кислотасы, желатин һәм азык буяулары. Кабыгын парафин, гипс һәм кальций карбонаты катнашмасы нигезендә ясыйлар. Синтетик продуктларны табигый продукт буларак сату тыелса да, бу уңайдан борчылулар басылмый.

Кытай журналистлары «ялган» продукцияне фаш итү буенча үз киңәшләре белән актив уртаклаша. Тышкы яктан ясалма йомырка тигезрәк һәм идеаль түгәрәк формада. Ваткан вакытта эчлеге ак һәм сарыга бүленү урынына бертөрле массага әверелә. Моннан тыш, ясалма йомыркага ут төртсәң, аның кабыгы яна. Ләкин иң дөрес ысул - пешерү. Синтетик йомыркада химик ис һәм каучук тәме бар. Суда пешергәннән соң, сарысының кырыйлары зәңгәрләнми, суыткычта пластик сыман халәткә әверелә, ә агы сары төскә әверелә һәм таркала.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kibetlarda-iasalma-iomyrka-paida-bulacak-alar-cynnan-da-gaaplandera

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев