Хуш, Telegram… Исәнме, Telegram!
Россияле обывательләр менә атнага якын инде Роскомнадзорның популяр мессенджер Telegram белән көрәшен күзәтеп кинәнәләр. Моңарчы Telegramны бар дип тә белмәгәннәр дә аның белән кызыксына, цензор оешманың көчәнүен хәтта илнең сәяси элитасы булып саналган депутатлар, федераль хөкүмәт чиновниклары, ватанпәрвәрлеге ташып торган эреле-ваклы түрәләр дә өнәп бетерми.
“Кырым безнеке” дип сөенгән, пармезаннан башка да тамак тук дип санаган, “санкцияләр безне көчле итә” дип күкрәк каккан мокыт катлау да бүген күзәтүче оешма чиновникларының “тегермәннәр белән сугыш”ын яратмый, аңа пассив каршылык белдерә. Бу юлларны язучы газета хәбәрчесе, мәсәлән, Telegramда чиновниклар аның белән якалаша башлагач кына теркәлде һәм көрәш барышында кемнең өскә чыгуын карап бару өчен генә көнгә бер тапкыр мессенджерны ачып, пүчтәк кенә бер хәбәр җибәреп карый... һәм тантана итә: Роскомнадзорның егерме миллионга якын ай-пи адресны бикләве булышмаган, минем телефонда идән асты сервисларыннан башка да Telegram рәхәтләнеп эшли. Бүгенге көндә исә хәл менә болайрак: дәүләт кулындагы Саклык банкы үз хезмәткәрләренә Telegramга куелган йозакны ничек ачу турында инструкцияләр юллый, элемтә министры урынбасары Алексей Волин VPN ярдәмендә бикләр аша үтеп, мессенджердан файдалануын яшерми, хәтта “Россия” телекомпаниясенең рәсми сайтында да тыюны әйләнеп узу юллары турында киңәшләр берара эленеп торды, хәзер алып ташладылар инде. Үзләрен хөрмәтле дип санаган депутатлар, чиновниклар, дәүләт һәм сәясәт эшлеклеләре, бу хакта мактанып тормыйча гына идән асты чараларын кулланып, Telegramны файдаланалар. Цензор оешманың Россия Конституциясендәге үзара хәбәрләшү сере турындагы статьясын тупас бозып, социаль челтәрләрдән без җибәргән хәбәрләрне “сөзеп”, файдалыга-зыянлыга бүлеп утыруларына моңарчы түзгән халык дәррәү баррикаданың каршы ягына күчеп маташа. ”Телеграм”га кизәнү – Рубиконны кичүгә әверелеп бара. Кара халык бүген бер-берсен чатларда VPN һәм Tor кебек чаралардан ничек файдаланырга икәнен өйрәтә, россияле компьютерлар идән асты юллары белән кораллана. Үлчәү тәлинкәсендә кыйммәтләрнең каршы якка авышуын тиешенчә бәяләп бетермәгән Роскомнадзор исә һаман да Дуров белән бил алыша. Гигант дәүләт машинасының бер танылган шәхес белән тартышында соңгысының җиңүе рәсми хакимиятләрне көлке позага куя, әмма “тыючы” бюрократия үз хәленең яманлаша баруын һаман да тоймый. Telegram соңгы елларда россиялеләргә киертелгән ялган ватанпәрвәрлек битлеген салдырып, киртә-кагыйдәләрне җимереп маташа. Күләмле яңа тыюлар мессенджерга әллә ни зыян салмады, ә менә сайтларны тыю системасы көчәнүгә түзә алмыйча “эленеп” калды.
Ярый, хуш, көрәш методларын, тартыш технологияләренең нәтиҗәлелеген читкә куйыйк та аз гына фикерләп алыйк әле: дәүләт машинасы ни дип шулкадәр көчәнә, үз гражданнарыннан үзе курка әле? Козьма Прутковның: “Колач җитмәстәйне колачлап булмый” дигән канатлы сүзләрен чиновниклар белмиләрме әллә? Бәлки, “Яровая пакет”ларын, Роскомнадзорны тотуга киткән чыгымнарны, дөньяда тиңе булмаган полиция армиясен, чиновниклар гаскәрен финанслауны туктатып, салым түләүчеләрнең акчаларын аларның социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлтеп карарга кирәктер? Казна талаулардан килгән зыянны, дәүләт компанияләренең, табигый монополияләрнең туган җирне сыгып алган табышны офшорларга чыгарып бикләүләрен яртылаш кына булса да туктатып карасаң, ничек булыр икән? Тулып ташыган казнаны халык мәнфәгатьләре ягына таба авыштырып бушатсаң, революцион ситуация дә юк, митинг-фәләннәрдән курку да юк, иркен сулап кую гына бар. Аз санлы халыкларны җәберләүдән тыелып, тигез хокуклылык принципларын алга сөрсәң, сепаратизм да юк. Туган ил һавасы саф дип, уртак Ватан хисе белән шөкер итеп яшәү генә бар. Ә чит туфракларда алып барылган мәгънәсез сугышлар?.. Икътисад түнтәрелешен шулар якынайтмыймы, бәлки, аз гына уйлап караргадыр...
Telegram исә бүген Россиянең дәүләт аппараты хәл итә алмаган проблемаларның символына әверелеп килә, яңа эра җитүен хәбәр итә. Син сүз иреген бумакчы булып көчәнәсең, ә ул буаны ерган ташу хәленә ирешеп килә. Плотинаны никадәр биегрәк итеп өйсәң, аны ерган ташкын шулкадәр куәтлерәк булачак бит. Тыюлар плотинасында Telegram ясаган тишек зураеп, буа ерылмасмы? Моның нәтиҗәләре аяныч булмасмы? Сорауны ачык калдырыйк һәм аңа тарих җавабын сабыр гына көтик.
Һәрбер селкенгән нәрсәне тыярга омтылуның Россияне алгарыштан тыюын җитәкчелек кайчан аңлар? Газета хәбәрчесе Кремльнең рәсми сайтын ачты да аннан 2000 елда Владимир Путинның Леонтьевка биргән әңгәмәсен укып карады. Тәрҗемәсез генә китерик әйдә: “В.Путин: Я глубоко убежден в том, что у нас не может быть абсолютно никакого развития, и страна не будет иметь никакого будущего, если мы подавим гражданские свободы и прессу. Это просто мое глубочайшее убеждение. Потому что это важнейший на самом деле институт, который гарантирует государство от скатывания в трясину тоталитаризма. Мы жили уже в условиях тоталитарной системы. И как бы она ни приспосабливалась к внешнему миру, ничего не получалось в сфере экономики. Но важнейшим инструментом, который гарантирует здоровье общества, является свободная пресса...” Бәрәкаллаһ, илнең алга бара алмавының серләрен кайчандыр Кремльдә дә белгәннәр икән бит. Онытылган бу бөек серне аларның исләренә төшерәсе иде.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 57, 21.04.2018/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев