24 июньдә Бөгелмәдә һәм Нурлатта көчле җил түбәләрне куптарган һәм калайлар машиналар өстенә төшкән. Бөгелмәдә Ягъфәров урамындагы биш катлы торак йортның түбәсен көчле җил куптарган. Калай туктап торган «БМВ Х5» өстенә төшкән.
Биредә беркем дә зыян күрмәгән.
Нурлатта чыккан көчле җил Совет урамындагы склад бинасының түбәсен куптарган. Калайлар унынчы модель «Лада» һәм «Деу Нексия» машиналары өстенә килеп төшкән. Купкан түбә 50 квадрат метр зурлыктагы профнастил булган.
Биналарның түбәләрен ремонтлау эшләре зыянны бәяләгәннән һәм подрядчылар килгәннән соң, 25 июньдә башланачак.
Чүпрәле һәм Лениногорск районнарында көчле җил йортларның һәм мәктәпнең түбәләрен җимергән. Городище авылында Ленин һәм Клара Цеткин урамнарындагы ике торак йорт һәм сарай түбәсенә өлешчә зыян килгән. Хуҗалар түбәләрне үз көчләре белән төзәтәчәк.
Моннан тыш, Урмышлы бистәсендә Үзәк урамда җил гомуми белем бирү мәктәбе түбәсен алып аткан.
Татар-информ язуынча, 200 квадрат метр чамасы мәйданда түбәне җил куптарган. Аны төзәтү Лениногорск районы башкарма комитеты контролендә булачак.
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Нет комментариев