“Ходаем, бу балага кул күтәрүдән сакла!”
“Кем булдың әле син миңа акыл өйрәтергә?!” Укучының укытучыга әйткән сүзләре бу. Узган атнада “мәктәп тамаша”ларына тагын бер вакыйга өстәлде. Бөгелмә укучысы, укытучысының кыланмышларын яздыртып, аны интернетта хур итәргә булган. Бу гауганы хәзер прокуратура тикшерә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләргә педагогларның әхлагын ныгытуны йөкләгән.“Кем булдың әле син миңа акыл өйрәтергә?!” Укучының укытучыга әйткән сүзләре бу. Узган атнада “мәктәп тамаша”ларына тагын бер вакыйга өстәлде. Бөгелмә укучысы, укытучысының кыланмышларын яздыртып, аны интернетта хур итәргә булган. Бу гауганы хәзер прокуратура тикшерә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләргә педагогларның әхлагын ныгытуны йөкләгән.
Узган атнада социаль челтәрләргә аудиоязма рәвешендә килеп эләккән язма Бөгелмә каласындагы мәктәптә 22 ноябрьдә булган. Язмадан аңлашылганча, барысына да укучының сыйныф тактасына ике хәреф язуыннан башланган. “Хайван, ник син аны алтынчы сыйныф укучылары алдында язасың? – дип сүгә укытучы үсмерне. – Кул кычыта, берне әйләндереп җибәрсәң, үзеңне ничек тотасын белер идең. Күрсәтәм мин сиңа хәзер гадирәк булыгыз!” Акылга утырмаса, берәрсенә әйтеп, гарип итәргә мөмкин икәнен дә өсти. Укытучы бер ай элек әлеге 9 нчы сыйныф укучысына ашханәдә бер сум акча да биреп торган икән. Ярсыган вакытта шуны да искә төшергән. “Акчаны өстәлгә куй. Әле тагын бер сумыгыз юкмыни, дип сорап тора. Мин сиңа әниеңме әллә? Авызын ерып утырган була”, – ди. Укучысының боларны диктофонга яздырып барганын күз алдына да китермәгән, күрәсең. Видеоязма хокук сакчыларына да барып җиткән. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков бу вакыйганы тикшерергә кушкан. Шуннан соң хокукый бәя бирәчәкләр. Хәер, социаль челтәрләрдә бәя биреп өлгерделәр инде. Берәүләр, мондый укытучыны мәктәптә эшләтергә ярамый, дигән фикерне алга сөрсә, икенчеләр тәртипсез балаларга түзгәне өчен рәхмәтен әйтә. “Укытучыларның хезмәте батырлыкка тиң, мин мәктәптә эшли алмас идем”, – дип тә язалар.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында Бөгелмәдә урыс теле дәресендә килеп чыккан күңелсез хәлне тупас хата дип саныйлар. Укучы белән дөрес сөйләшмәгән өчен укытучы дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Ун ай эчендә үсмер дүрт мәртәбә хокук бозган. Урлашканы, исерткеч эчемлекләр кулланганы өчен махсус исәптә дә тора. “Әмма моның белән 34 ел стажы булган тәҗрибәле педагогны аклап булмый”, – диелә министрлык җавабында. Мәгариф идарәләренә әдәп кагыйдәләрен үтәүне көчәйтергә тәкъдим ителгән. Бу вакыйга укытучылар киңәшмәсендә, әти-әниләр җыелышларында фикер алышырга сәбәп булачак. Әлеге тема хакында декабрь башында республика күләмендә узачак интернетта ата-аналар җыелышында да сөйләшмәкчеләр.
Татарстан Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре һөнәр берлеге рәисе Юрий Прохоров әйтүенчә, укытучыга балаларны ярату гына җитми, “тимер нерв”, сабырлык та кирәк. “Элек мин мәктәп директоры булып эшләгәндә, тәртипсез балаларның әти-әниләре: “Муен тамырына бирә алмыйсызмыни? Мин өйдә каеш белән кыйныйм“, – ди иде. Хәзер исә балага тавыш күтәрү дә җинаять булып санала. Әти-әниләр бүген акча эшләү белән мәшгуль. Шуңа күрә гаиләнең дә, мәктәпнең дә тәрбия белән шөгыльләнмәве аяныч. Укытучылар менә нәтиҗәсен татый”, – ди белгеч.
“Тактага оятсыз сүзләр язалар”
Тәртипсез балалар – мәктәпнең бәласе. Бүген генә түгел, элек тә шулай булган. “Элек укучылар иң яман дигәндә, урындыкны акбур белән буйый, анда кнопка куя, тактага шәм сөртеп әшәкелек кыла иде. Каршы әйтүчеләр элек тә булды. Хәзер укытучыны видеога төшереп, хурлыкка калдыралар. Шуның бер өлешен генә кисеп, социаль челтәрләргә куялар. Ахыр чиктә, укытучы юләр булып кала. Шуңа күрә кабинетларны видеокамералар белән җиһазландырырга кирәк, – ди Казан мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләүче Зәйнәп ханым. – Ачулана башласаң, моңа хакыгыз юк, диләр. Юк шул. Укытучыларның бүген бурычлары күп, әмма бернинди хокуклары да юк. Укытучыга түзәргә генә кала”.
Шук балалар булганда, бер укытучының да дәресе шома гына бармый. Кемнекендәдер чүпрәкләр, кемнекендәдер чүп чиләкләре оча. Укытучыга вакыйганы тирәнгә җибәрмәс өчен нишләргә соң?
“Дәрескә кергәндә, тактага оятсыз сүзләр язылган чаклар еш очрый. Мин күз кырые белән тиз генә карыйм да аннан бөтенләй карамаска тырышам. Бүген кизү кем иде әле, тактаны сөртегез, дип сүзне икенчегә борам. Кайчакта тиз генә сөртәләр дә, шуның белән башка сүз булмый. Әмма кайбер очракларда кызык эзләргә теләүчеләр дә була. Тактага оятсыз сүз язганнар бит, диләр. Йә булмаса, апа, анда нәрсә язганнар, дип кызыксыналар. Бервакытта да моның өчен кычкырмыйм. Әйдәгез, директорда бик калын сүзлек бар, шунда керәбез дә карыйбыз, дим аптырагач. Шуннан үзләре үк туктый, – ди район мәктәпләренең берсендә белем бирүче математика укытучысы Газизә Зиннурова. – Укучы белән әйткәләшеп утырсаң, сүксәң, алар, киресенчә, ярсый башлаячак. Бер бик тәртипсез укучым бар иде. Ул дәрестә бер дә тик тора белмәде. Каршы әйтә, дәрестә йөри, кызларның дәфтәрләренә сыза, китапларын яшерә. Ходаем, бу балага кул күтәрүдән сакла, дип кабатлый идем. Кызганыч, ул юньле юлдан китмәде. Тәртибе аркасында төрмәгә эләкте”.
Ычкыныгыз әле моннан!
Минзәлә районы укытучысы Гөлфинә Хамаеваның да дәресендә төрле хәлләр була. Әмма ул тавыш күтәрүгә беркайчан да юл куймый икән.
– Беркөнне бер укучым китабын өендә онытып калдырган. “Китабың кайда?” – дип сорадым. Бу миңа, ычкын әле моннан, димәсенме? Мин бер сүз дә дәшмәдем, – ди ул. – Әнисе белән генә үсүен беләм. Алгы партада утырганда яхшы укый идең, хәзер менә “2ле”ләр ала башладың, дигәч, үзе тагын кире урынына барып утырды. Тиз кызып китүчән баланы ачуланып, аны котыртудан файда юк. Син бит тәртипсез түгел, әйбәт. Ник шулай кыланасың? Син бит үзеңне шулай күрсәтергә телисең генә, дип тынычландырам. Башларыннан сыйпап куйгач, йомшарып китәләр тагын. Төрле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр бар. Кемнеңдер әти-әнисе эчкече, тәртипсез тормыш алып бара. Кемдер үги әти белән үсә. Бер сыйныфта исә 4-5 баланың әнисе юк. Андыйларга бер дә рәхәт түгел. Күңелдәге халәтне алар кычкырып, ярсып чыгарырга тырыша. Өйләрендә дә, мәктәптә дә каһәрләсәләр, ул бала нишләр? Без укыганда сыйныфта Айрат (мәрхүм инде) гел тәртипсезләр рәтендә йөрде. Интернаттан качып кайтып китә иде. Ә укытучыбыз Фирдәвис абый шуны бер дә ачуланмый иде. “Ни хәл, дустым?” – дип җилкәсенә кулын куяр иде. Димәк, укытучыбыз аның сагынганын аңлаган. Шәп психолог булган. Тәрбиясез дип балаларга тамга такмасак иде. Үч алу – укытучы эше түгел. Бүген укытучыларга баланың гаиләсен, нинди мохиттә яшәвен аңларга кирәктер, минемчә. Сәбәпсез бер бала да начарлык кылмас.
“Үпкәләп йөрүдән дә авыры юк”
Конфликтлы баладан нәрсә көтәсен белеп торасың, ә менә күңелеңдә үпкә йөртүдән дә авыррак нәрсә юк. Казанның 11 нче гимназия укытучысы Зөләйха Хафизова фикеренчә, явызлык белән беркайчан да укучыны җиңеп булмый. Тәртипсезрәк бала булса, стена газетасына рәсем ясарга куша икән. Ясап килгәч, аны икенче көнне мактый. Һәркайсына нинди булса да шөгыль табарга тырыша. “Алар миннән ачулану көтә, ә мин яхшылык белән җавап бирәм. Шуннан хаталарын аңлый башлыйлар. Явызлануның сәбәбен аңларга тырышам. Юктан гына бала андый адымга бармый”, – ди Зөләйха ханым.
Мәктәптәге күңелсез хәлләр турында башкала мәктәбендә эшләүче бер директор урынбасары белән сөйләшеп тордык. “Аңлашылмаучанлыклар күбрәк яшь укытучылар арасында килеп чыга. Аларның бар теләге – акча эшләү. Өстәмә эш кушсаң, акча түләнәме, дип сорыйлар. Укучыларны ярату хисе җитми. Балалар да укымый, хәтерләре начар. Алар белән эшләү җиңел түгел. Начар билге куйсак, әти-әниләр шундук тавыш чыгара башлый. Шуңа күрә мин, алар белән бәхәскә кермәс өчен, “2ле”не бөтенләй куймыйм. Нәрсәгә миңа баш авыртуы? Мәктәптә тәрбия дигән нәрсә юк, өйдә юк. Балалар торгынлык кичерә. Ничек тели, шулай яши”, – ди ул, ачыктан-ачык.
Психологлар әйтүенчә, укытучыга берничек тә укучыны кимсетергә ярамый. “Әгәр авыр балалар белән уртак тел таба алмыйлар икән, бу хакта психологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бөгелмә очрагында үсмер бер генә тапкыр тәртип бозмаган. Аңа игътибар җитмәгән. Үзен шулай тотып, нинди дә булса җавап көткән. Замана үзгәрә, ә укытучыларның күбесе элеккеге гасырда яшәп кала. Аларның укучылар мавыккан шөгыльләр белән кызыксынуы җитми. Укытучылар белән укучылар арасында аңлашылмаучанлыклар элек тә булды, хәзер дә бар, алга таба да булачак”, – ди нейропсихолог Әлфия Махатадзе.
Фото: http://vatantat.ru
(“Ватаным Татарстан”, /№ 173, 30.11.2018/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев