Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Хөкүмәт ярдәменә кызыгасың да..."

Без шулай гадәтләнгән: алда барган районнан, хуҗалыктан гел уңышлар, плюсләр, алдагы ел белән чагыштырганда үсеш кенә көтәбез. Шулай булырга тиеш, бер алдынгылык­ның “тәм”ен белгән урында башкача була алмый дип уйлыйбызмы, алар инде уңышка ирешүнең серен белә дип саныйбызмы, әмма факт: алардагы аз гына чигенеш тә башкача кабул ителә.

Яки үсеш дигәне дә кеч­кенә күләмдә генә канәгать­ләндерми... Әмма бөтен яшәе­ше табигать шартларына ту­рыдан-туры бәйле авыл ху­җалыгында көтелмәгән сюрпризлар башка өлкә­ләргә караганда күбрәк. Әле боларга “ярдәм”гә базар кагый­дәләре дә килә.

 

“Җитештерергә генә тү­гел, җитештергәнне сатарга да өйрәнергә кирәк”, – ху­җа­лык­ларга болай диеп ки­ңәш бирүчеләр күп булды. Инде өйрәнеп тә киләләр иде кебек...

 

– Соңгы ике елда сөткә бәяләрнең югары булуы безне аның сыйфаты турында тагын да ныграк уйланырга мәҗбүр иткән иде, – ди Балтач районының лидер ху­җалык­ларының берсе булган “Татарстан” җәмгыяте җи­тәкчесе Айнур Нотфуллин. – Ничек тә табышлырак итеп сату өчен тырыштык. Сыйфаты әйбәт булгач, бәяне тагын да югарырак сорый ала идек... Әнә шул хисапка соңгы ике елда шактый ныгып калдык.

 

Кыйм­мәтле заманча техникалар алынды, фермалар, абзарлар, тран­шея-чокырлар ремонтлау, яңарту буенча хөкүмәт программаларына катнашып та күп эшләнде. Узган ел көз көне сөткә бәяләрнең мо­ңарчы күрел­мәгән темпта кимүе иң элек безнең кебек сөттән күп табыш алып яшәү­че, күп җи­тештерүче хуҗа­лык­ларны аяктан егарга тиеш иде. Ярый әле хөкүмәт яр­дәме булды, нәтиҗәдә югалтулар чагыштырмача кимеде.

 

Тагын бер лидер хуҗалык – “Кызыл юл” җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин да: “Башта билгесезлек бераз уйландырса да, хөкүмәтнең ярдә­ме бик вакытлы булды, – ди. – Ярты елга 12 миллион сумнан артык субсидия алдык. Бу бит – бик зур сумма, шул сәбәпле, югалтулар әллә ни күп булмады.

 

 

Реклама

“Әллә ни күп булмады”, – дисәләр дә, әнә “Татарс­тан”да бу югалту – субси­дияләрне чигергәч тә 4 миллион 100 мең сум...

 

Дөрес, сөткә бәя кимеде дип кул кушырып утырмыйлар бу хуҗалыкларда. Ике­сендә дә терлекләрнең баш саны да арткан, сөт җитеш­терү күләме дә үткән елның шул чорыннан шактый күп. “Кызыл юл”да сөт 529 тоннага күбрәк булса, “Татарстан” хуҗалыгының Салавыч фермасында гына да сөтне 471 тоннага күбрәк сауганнар.  Ике җитәкче дә сөт артуда төп сәбәп баш саны артуда гына түгел, ашатуны, рационны тагын да камил­ләш­терүдә, “Мустанг” компаниясе төзе­гән рацион белән ашатуда, нәсел эше, генетика белән даими шөгыльләнүдә, диләр. “Татарстан” да үткән ел районда беренчеләрдән булып катнаш азык ясый торган ике махсус тегермән алулары да плюс кенә булган. Бүген сыерларның һәр группасына аерым рацион бе­лән, аерым бункерларда, 15 төр­ле компонент кушылып әзер­ләнгән азык ашатыла. Әле кушылмалар саны тагын да күп булган, сөткә бәяләр төшкәч, бераз булса да, сөт­нең үзкыйммәтен көйләү өчен сатып алына торган өстәмәләрнең санын ки­мет­кәннәр, шул хисапка яшел массаны арттырганнар. “Кызыл юл”да исә терлек азыгы хәзерләү, нәсел эшен яхшырту юнәлешендә инде бер­ничә ел буе галим­нәр бе­лән хез­мәттәшлек итәләр.

 

Елның-елында районда иң күп яңа техника, тагылма машина ала, иң күп төзелеш алып бара торган хуҗа­лыклар да – шушылар. Ике­сендә дә быел яңа мегаферма тө­зелешен башларга җы­е­налар. Инде кәгазь-доку­ментация эшләре төгәл­лән­гән. “Әлегә кредитлар мәсь­әләсе хәл ителмәде, үзебез­нең акчага эш башладык”, – ди Фердинанд. “Эш башладык” дигән сан да 30 миллион сум булып чыкты...

 

– Ярый әле, хөкүмәт программаларына катнашып, вакытында барлык ферма- абзарларны ремонтлап калдык, – ди Фердинанд Нургаян улы. – Кызыктыру өчен бик яхшы программалар булды алар. Хөкүмәтнең аз булса да ярдәменә  (30 процент) кызыгып тотына­сың да, бер башлагач дип, бөте­несен яхшылап эшли­сең... Боларга акчаны жәл­ләргә ярамый. Быел Чутай фер­масының бер өлешенә (ә икенче өлеше тәртиптә иде инде), күперләр салып, таш җәеп, юлын тәртипләдек – бер миллион сумга төште. Авылга яшьләр килсен, калсын дисәк, барысын да уйлап эшләргә кирәк.

Фото: http://проаренда.com/photostocks/556-photo-gallery-of-the-farm-idiski-farmstead

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА

http://vatantat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев